Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең үзәк сулыгын чәчәк атарга әзерләү дәвам итә

Күптән түгел үзәк сулыкны реконструкцияләүнең икенче этабына керештеләр. Анда барган эшләр һәм килеп туган проблемалар белән шәһәр мэры Линар Закиров шәхсән танышты. Ярослав Гашек урамын глобаль үзгәрешләр көтә. Ул җәяүлеләр урамы булырга гына түгел, ә бөгелмәнең төп ял итү урынына әверелергә дәгъва кыла. Әлегә биредә нәрсә буласы аңлашылып бетми, шулай...

Күптән түгел үзәк сулыкны реконструкцияләүнең икенче этабына керештеләр. Анда барган эшләр һәм килеп туган проблемалар белән шәһәр мэры Линар Закиров шәхсән танышты.

Ярослав Гашек урамын глобаль үзгәрешләр көтә. Ул җәяүлеләр урамы булырга гына түгел, ә бөгелмәнең төп ял итү урынына әверелергә дәгъва кыла. Әлегә биредә нәрсә буласы аңлашылып бетми, шулай да подрядчы оешмалар, билгеләнгән сроктан соңга калмаска тырышачакбыз, дип белдерә. Алар бүгенге көндә бар көчкә эшли, чөнки башкарып чыгасы эшләр исемлеге озын, һава торышы эшне өзлексез башкарырга ирек бирми, ә вакыт исә кысан.

"Проект төзегән вакытта күп бәхәсләр килеп туды, кызыклы тәкъдимнәр яңгырады. Подрядчы оешмалар эшкә кереште инде, ләкин графиктан бераз калышабыз, моңа җәйнең яңгырлы булуы сәбәпче. Шуңа карамастан, төзекләндерү эшләрен вакытында төгәлләрбез дип уйлыйм", - дип белдерде шәһәр мэры Линар Закиров.

Ел дәвамында төзелгән, үзгәртелгән проектка теләге булган һәр бөгелмәле үз фикерен белдерә, тәкъдимен кертә алды. Шуңа күрә дә ул халык өчен, халык таләпләре белән башкарыла.

Яңгыр үзәк сулыкта барган эшләрдә генә түгел, ә капиталь ремонт өлкәсендә дә тоткарлык тудырган. Бүгенге көндә 5 йорттагы эш планнан 20 процентка калыша. Ремонтны башкаручы подрядчы оешмалар түбәгә керешергә куркалар. Аны ача калсалар, өске каттагы квартирларны су басу ихтималы бар. Шуңа күрә дә алар әлегә синоптикларның ике-өч көн рәттән яңгырсыз көн була дигәннәрен көтә. Комсомол урамының 3нче йортында - нәкъ шундый проблема. Линар Закиров бирегә дә сугылды һәм эш барышы белән танышты.

Бауман урамындагы 132нче йортта исә подрядчы оешма алдында икенче төрле мәсьәлә килеп туган. Биредә яшәүчеләрнең берсе канализация торбаларын, су стоякларын алыштырыр өчен квартирына кертми икән. Шәһәр мэры моның шулай булуына күрше-күлән белән сөйләшеп инанды һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллинга ул квартир хуҗасын чакырып сөйләшүне, сәбәпләрен белешүне йөкләде. Катгый каршы торган очракта, капиталь ремонттан баш тартуы турында гариза яздырырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса