Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә – җәйге смена

Үзәк мәчеттә малайлар һәм кызлар өчен җәйге-сәламәтләндерү үзәгенең җәйге сменасы үз эшен башлап җибәрде. Беренче көнне 60лап бала җыелды. Аларны зурлар, уртачалар һәм кечкенәләр төркеменә бүлделәр. Үзәктә тәҗрибәле тәрбиячеләр эшли: кызлар белән - Урыссу мәдрәсәсен тәмамлаучы, малайлар белән - мәчет хәзрәтләре. Быел үзәк эшенең үзенчәлекле юнәлеше - Татарстан Республикасы халыклары...

Үзәк мәчеттә малайлар һәм кызлар өчен җәйге-сәламәтләндерү үзәгенең җәйге сменасы үз эшен башлап җибәрде.
Беренче көнне 60лап бала җыелды. Аларны зурлар, уртачалар һәм кечкенәләр төркеменә бүлделәр. Үзәктә тәҗрибәле тәрбиячеләр эшли: кызлар белән - Урыссу мәдрәсәсен тәмамлаучы, малайлар белән - мәчет хәзрәтләре.


Быел үзәк эшенең үзенчәлекле юнәлеше - Татарстан Республикасы халыклары тарихы белән таныштыру. Аларны ата-анага, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләүче мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштыралар, югары рухи сыйфатлар тәрбияләргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтәләр.


Үзәктә шулай ук дини дәресләр, спорт чаралары үтәчәк. Балалар музейларга һәм паркларга экскурсия ясаячак. Шулай ук, белгечләр катнашында, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган чаралар да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса