Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең үз күзләре бар

Бөгелмәдә экстремизм һәм террорчылыкка каршы комиссия утырышы булып узды. Киңәшмәнең төп темасы итеп "Куркынычсыз шәһәр" соравы чыгарылган иде. Бу турыда Бөгелмә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков чыгышы тыңланды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов таләбе белән шәһәрдәге күпкатлы йортларда видеокамералар куелачак. Моңа идарәче компанияләр һәм торкак милекчеләре ширкәтләре җаваплы булып тора....

 

Бөгелмәдә экстремизм һәм террорчылыкка каршы комиссия утырышы булып узды. Киңәшмәнең төп темасы итеп "Куркынычсыз шәһәр" соравы чыгарылган иде. Бу турыда Бөгелмә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков чыгышы тыңланды.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов таләбе белән шәһәрдәге күпкатлы йортларда видеокамералар куелачак. Моңа идарәче компанияләр һәм торкак милекчеләре ширкәтләре җаваплы булып тора. "Таттелеком" җәмгыяте аларга ярдәмгә килгән. Ул 2017 ел барышында күпкатлы йортларга видеокамераларны үз хисабына урнаштырачак, ә аларны эшләтеп җибәрү идарәче компанияләр җилкәсенә төшә.

-- Бу эш куркынычсызлык максатында эшләнелә. Бөгелмә эчке эшләр бүлеге мәгълүматларына караганда, 2016 елның 9 ае эчендә 146 җинаять эше нәкъ менә шәһәрдә урнаштырылган видеокамералар ярдәмендә ачылган. Шул рәвешле, 22 җинаять эше кузгатылган. Бу - 19 урлау һәм 3 наркотик матдә сату фактлары, -- дип әйтеп узды Михаил Конков.

-- Урнаштырылган видеокамераларга төшерелгән мәгълүмат 7 көн дәвамында архивта сакланачак һәм бу төрле вандализм, урлашу җинаятьләренә киртә куярга ярдәм итәчәк, социаль объектлар контрольдә булачак. Шуңа күрә әлеге өлкәдәге эшне тизләтергә кирәк. "Куркынычсыз шәһәр" халык өчен эшләнелә, -- дип өстәде шәһәр мэры Линар Закиров.

Бүгенге көндә шәһәр урамнарын 15 видекамера күзәтә. Алар паркларга да урнаштырылган. Мәсәлән, Кызыл Армия урамындагы паркта гына да алар - 9. Икенче елга видеокамералар Бөгелмә сулыгында да эшли башлаячак. Күпкатлы торак йортларга видеокамералар кую эше башланып килә, идарәче компанияләр бу нияттән җыелышлар уздыра инде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса