Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә гүзәлләре

Җыр, бию, кул эшләре, аш-су осталыгы, ШТМ (КВН) хәтта футбол! Татар мәдәният үзәге сәхнәсенә чыккан кызларның кызыксыну өлкәсе күпкырлы. Юкка гына нәкъ менә алар "Нәүрүз гүзәле" исеме өчен көрәшми шул. 23 март көнне мәктәптә укучы һәм студент кызлар көтеп ала торган бәйге булып узды. Быел үз бәхетләрен һәм осталыкларын 7...

Җыр, бию, кул эшләре, аш-су осталыгы, ШТМ (КВН) хәтта футбол! Татар мәдәният үзәге сәхнәсенә чыккан кызларның кызыксыну өлкәсе күпкырлы. Юкка гына нәкъ менә алар "Нәүрүз гүзәле" исеме өчен көрәшми шул. 23 март көнне мәктәптә укучы һәм студент кызлар көтеп ала торган бәйге булып узды.

Быел үз бәхетләрен һәм осталыкларын 7 кыз сынап карарга булган. 13нче мәктәптән килгән Азалия Закирова конкурсантлар арасында иң яше булуга карамастан, үзенең җырга булган сәләте белән тамашачының күңелен яулады һәм "Иң талантлы" номинациясенә ия булды.

Соколка мәктәбеннән килгән Бэлла Фидарова Үзбәкстанда туган, милләте буенча осетин кызы, бәйгедә менә дигән итеп татарча сөйләде. "Милли ризык" бәйгесенә бер генә аш-су түгел, ә гөбәдия, өчпочмак, пәрәмәч, бавырсаклар пешереп алып килгән. Бэлла "Иң өлгер кыз" дигән исемне алды.

2нче лицей укучысы Кәринә Тимергалиева ШТМда катнашучы, футболчы кыз. Шигырь сөйләү осталыгын да күрсәтте. Ул "Иң матур кыз" дип табылды.

Илүзә Исламгирова иң тыйнак һәм оялчан кыз булды. Һ. Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучысы үзенең йомшаклыгы, матур тавышы белән "Иң милли кыз" исеменә ия булды.

Милләте белән горурланып яшәүче Бөгелмә медицина училищесы студенты, Лениногорск районы кызы Адилә Вафинага "Иң сөйкемле кыз" исеме юкка гына бирелмәгәндер. Ул тамашачылар хозурына иптәшләре белән татар халкынын "Аулак өй" күренешен үз эченә алган кечкенә генә спектакль тәкъдим итте.

3нче мәктәптә белем алучы Алия Ризванова бик серле кыз буларак күңелгә кереп калды. "Миләшләрем" җырын көйли башлагач, бер ара юкка чыкты һәм, тамашачыларны таң калдырып, татарча рэп башкарды. Моңардан кала, ул әле "Сәләт Бөгелмә" клубы рәисе дә. Алия "Тамашачы мәхәббәте" номинациясенә ия булды.

Лицей-интернат укучысы, Татар Димскәе авылы кызы Энҗе Садриева - яшь шагыйрә. Яшь язучылар конкурсында катнашучы, җыр, биюгә оста кыз үз гомерен милләтенә багышларга хыяллана. Ана телен үстерү, аны саклап калу эшенә өлеш кертергә тели. Энҗе һәр бәйге саен жюри әгъзаларыннан бары бишле билгеләренә генә ия булды һәм аңа "Нәүрүз гүзәле" исеме бирелде.

Кызлар, куйган максатларыгыз бәйге өчен генә булмасын, алга таба да шундый актив, сәләтле булып калыгыз!

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса