Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең волонтерлар берләшмәсе Ветераннар йортында бәйрәм концерты оештырды

Җиңү бәйрәме уңаеннан "Дари Добро Просто Так" волонтерлар берләшмәсе Ветераннар йортында ("Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге) өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм концерты оештырды. Чакырылучылар рәтендә сугыш елы балалары, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары бар иде. "Шалимир" көнчыгыш биюе мәктәбенең яшь биючеләре барлык тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән...

Җиңү бәйрәме уңаеннан "Дари Добро Просто Так" волонтерлар берләшмәсе Ветераннар йортында ("Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге) өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм концерты оештырды. Чакырылучылар рәтендә сугыш елы балалары, тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары бар иде.
"Шалимир" көнчыгыш биюе мәктәбенең яшь биючеләре барлык тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән гаҗәпләндерде - берсе дә битараф калмады. Талантлы саксофонист Илья Гаврилов кунакларны сихри музыка дөньясына алып кереп, күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтте.

"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр дә сугыш турында шигырьләр сөйләп, җырлар башкардылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Өлкәннәр барлык чыгыш ясаучыларны да җылы кабул итте. Волонтерлар аларны Җиңү бәйрәме алдыннан сөендерә алганбыздыр дип ышанып калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X