Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең Ветераннар советы юбилеен билгеләп үтте

Быел Бөгелмә муниципаль районы Ветераннар советы үзенең оешуына 35 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан кичә Техника йортында юбилей конференциясе һәм бәйрәм концерты үтте. Төп чара башланыр алдыннан "Мәңгелек дан" мемориаль комплексына чәчәкләр салу тантанасы булды. Мактаулы кунаклары арасында: Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы Ветераннар советы...

Быел Бөгелмә муниципаль районы Ветераннар советы үзенең оешуына 35 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан кичә Техника йортында юбилей конференциясе һәм бәйрәм концерты үтте.

Төп чара башланыр алдыннан "Мәңгелек дан" мемориаль комплексына чәчәкләр салу тантанасы булды. Мактаулы кунаклары арасында: Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Татарстан Республикасы Ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков, "Россия ветераннар союзы " иҗтимагый ветераннар оешмасы рәисе Әхәт Юлашев, ТР шәһәр һәм районнары ветераннар оешмалары рәисләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һ. б.

Бүген Бөгелмә муниципаль районы ветераннар оешмасы 55 беренчел ветеран оешмасын берләштерә, шул исәптән, аларның 26сы - сәнәгать предприятиеләрендә, 11е - бюджет оешмаларында, 18е авыл җирлекләрендә. Алар составында 78 кеше Бөек Ватан сугышында катнашучы - Бөек Ватан сугышы ветераннарының гомуми саны 1537 кеше. 7890ы - хезмәт ветераны, 6543 кеше "Сугыш чоры балалары", 624е локаль сугышларда катнашучы.

Бүгенге көндә Бөгелмәнең Ветераннар оешмасы белән Иршат Измайлов җитәкчелек итә. Ул гомер буе медицинага хезмәт итә. Озак еллар сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы булып эшли.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров оешма әгъзаларын юбилейлары белән котлап, аларны Бөгелмәнең "алтын фонды" дип атады. Җитәкче оешма вәкилләренә шәһәнең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, өлкән буын вәкилләренә ярдәм йөзеннән армый-талмый эшләүләре, яшьләргә патриотик тәрбия бирү өлкәсендәге хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Ветераннар советының иң актив әгъзаларына республика һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды. Шәһәрнең иҗат коллективлары матур бәйрәм концерты белән шатландырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса