Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең “ТНГ-Групп” җәмгыятен терәк итеп...

18 май көнне Техника йортында отличниклар слеты булып узды. Анда уку алдынгыларын - муниципаль, республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның акчалата сертификаты тапшырылды. Әлеге матур традиция Бөгелмәдә инде 15 нче тапкыр уздырыла. Уку алдынгылары - шәһәребезнең бизәге. Аларның укуда иң-иңнәр булуы...

18 май көнне Техника йортында отличниклар слеты булып узды. Анда уку алдынгыларын - муниципаль, республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларга Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закировның акчалата сертификаты тапшырылды.

Әлеге матур традиция Бөгелмәдә инде 15 нче тапкыр уздырыла. Уку алдынгылары - шәһәребезнең бизәге. Аларның укуда иң-иңнәр булуы мөгаллимнәрнең, ата-аналарның дөрес тәрбия бирүе нәтиҗәсе булып тора. "Хәзерге реформалар, модернизация заманында белем һәм тәрбия бирү аеруча катлаулы. Уңышка ирешәм дисәң, "5"ле билгесенә уку гына җитми. Балалар белән укудан тыш та шөгыльләнергә кирәк. Моннан тыш, төрле җәмәгать эшләрендә, спортта, фәнни-тикшеренү эшләрендә актив булу сорала", -- ди 6 нчы урта мәктәп педагогы, география укытучысы Наталья Мамедова. Аның укучысы Богдан Сильвин -- Бөтенроссия геология олимпидасында җиңүче. Бу үрне яулагач, 11 нче сыйныф укучысы шунда ук үз киләчәген билгеләп тә куйган. Ул Мәскәү дәүләт университетына укырга керергә хыяллана. Барысы да -- "ТНГ-Групп" компаниясе булышлыгы белән. Юллама нәкъ шул җәмгыятьтән бирелгән. Өстәвенә, талантлы укучы һәм аның педагогы "ТНГ-Групп" компаниясе премиясенә лаек. "Богдан тырыш укучы. Аның геолог булачагы инде күптән билгеле иде. Моңа гаиләсе сәбәпче. Әтисе -- нефтьче, ә бабасының геология фәненә кагылган зур китапханәсе, төрле минераллар җыелган коллекциясе бар. Богдан кечкенәдән үк шушы атмосферада тәрбия алган егет", -- ди Наталья Мамедова.

"ТНГ-Групп" җәмгыятеннән быел 8 укучы премиягә лаек. Бу -- Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укучылары Нияз Гыйнәтуллин, Дамир Габдрәфыйков, Миләүшә Исхакова, 6 нчы мәктәптән -- Алинә Фәттахова, Богдан Сильвин, Ксения Синягаева һәм 2 нче лицей укучысы Марат Закиров. Алар математика, геология, физика, информатика фәннәре буенча уздырылган олипиадаларда җиңү яулаганнар.

Мин отличниклар слетына килгән Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укучылары янында тукталып, егет-кызларның нинди һөнәр сайлаулары белән кызыксынып, әңгәмә корып җибәрдем.

-- "Татнефть" өлкәсендә эшләү хәзерге заманда престижлы инде ул. Тик мин үземне башта яңа технологияләр өлкәсендә сынап карарга җыенам. "Иннополис"ка укырга керергә хыялланам, -- ди Нияз Гыйнәтуллин.

-- Ә минем инженер буласым килә, -- ди, безне бүлдереп һәм барысын шаккатырып, кечкенә генә буйлы Миләүшә Исхакова.

-- Ничек инде, син бит кыз кеше, ник ир-егетләр эшен сайларга булдың? -- дип эндәштем үзенә.

-- Төзелеш өлкәсе кызыксындыра мине, дизайнерлык серләренә төшенәсем килә, -- ди Миләүшә мөләем елмаеп.

Кара костюм, ак күлмәк кигән, галстук таккан интеллигент егетләргә карап, тагын бер соравым туды.

-- Чын ир-егетләр, иң беренче чиратта, нинди булырга тиеш? - дим. Әлеге сорауга күпләр: "Көчле булырга тиеш!", -- дип җавап бирде. Ә менә Дамир Габдрәфыйков кына: "Ир-егет, иң беренче чиратта, белемле, акыллы һәм куйган максатына ирешә белүче булырга тиеш", -- дип җавап бирде. Көр тавышлы егет нефть приборларын автоматлаштыру юнәлешендә белем алырга җыена икән. Ул "ТНГ-Групп" компаниясе юлламасын алган. "Бу юллама мине нык шатландырды. Әтием "Татнефть" җәмгыятендә оператор булып эшли. Тормышта юл сайлауда ул булышты. Инде 10 нчы сыйныфта укыганда УК, шушы өлкәдә эшләчәкмен дип, үземә максат куйган идем. Хәзер хыялым "ТНГ-Групп" җәмгыяте ярдәме белән тормышка ашырылачак", -- ди ул.

Киләчәккә якты планнар белән янып йөрүче, зур тормыш бусагасында торучы егет-кызларның әлеге хыяллары ни дәрәҗәдә тормышка ашар микән дип, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең генераль директоры Ринат Харисовка мөрәҗәгать иттем. "Һәр елны шушылай олимипиада җиңүчеләрен бүләкләүнең максаты бер. Без, шул рәвешле, мәктәп укучыларын физика, математика һәм география дисциплиналарын тирәнрәк өйрәнүгә этәрәбез. Аннары шуны да ассызыкларга кирәк, олимпиадаларда җиңүчеләрнең кайбер эшләре шаккатарлык, хәтта диплом эшенә лаек дияр идем. Шуңа күрә аларга инде бүгеннән "коллегалар" диясе килә. Мондый оста укучылар киләчәктә безнең җәмгыятьтән юллама алып укый бит. Димәк, кадрлар армиясе белемле, төпле белгечләр белән баетылачак дигән сүз. Күпләр бу мөмкинлектән инде файдаланып, "ТНГ-Групп" җәмгыятенә кайтып эшли башлады", -- ди ул.

Әлеге матур традиция киләчәктә дә дәвам иттереләчәк, дип ышандырды безне Ринат Харисов. Һәм бу шатландыра да. Әлеге компания яшәгәндә, Бөгелмә яшьләренең киләчәге дә зур һәм өметле булыр дигән ышаныч бар.

Табигый һәм төгәл фәннәр олимпиадаларында җиңүчеләргә "ТНГ-Групп" җәмгыяте премияләрен 25 майда -- Соңгы кыңгырау чыңлаган көнне тапшырачаклар.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса