Бөгелмәнең террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе – эштә
Безнең районда террорлыкка каршы көрәш эшләре ничек бара? Бу хакта әлеге афәткә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында сөйләштеләр. Уку йортларында башкарылган эшләр хакында мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Вәлиуллина җиткерде. Белем бирү өлкәсендә аеруча экстремизмны профилактикалауга басым ясала. Бу юнәлештә эшләр системага кертелгән. Мәгълүмати-аңлату, тәрбияви чаралар күрелә. Белем өлкәсе учреждениеләрендә...
Безнең районда террорлыкка каршы көрәш эшләре ничек бара? Бу хакта әлеге афәткә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында сөйләштеләр.
Уку йортларында башкарылган эшләр хакында мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Наталья Вәлиуллина җиткерде. Белем бирү өлкәсендә аеруча экстремизмны профилактикалауг
Күп еллар дәвамында патриотик рухтагы мероприятиеләр инде традициягә әверелгән. Алар толерантлык хисе булдыруга, экстремизмны һәм террорчылыкны профилактикалауг
Шулар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары белән эшләү. Һәр сыйныфка бер ветеран беркетелгән. Укучылар аларның өенә барып ярдәм күрсәтә.
Бүгенге көндә балигъ булмаганнар эше комиссиясендә учетында 46 бала исәптә тора. Аларның һәркайсының үз тәрбиячесе бар һәм алар барысы да төрле түгәрәкләргә, секцияләргә яздырылган. Дәрестән соңгы вакытны дөрес куллана белү, аны файдалы эшкә юнәлтү хокук бозу очракларының кимүенә китерә дигән фикердә мәгариф идарәсе белгечләре.
Социаль челтәрләр - бүгенге көн афәте
Интернет даирәсендә эшләрне "Форпост" шәһәр үзәге алып бара. Әлеге үзәккә йөрүчеләр арасыннан ун активист даими рәвештә социаль челтәрдә мониторинг уздыра. Алар экстремизм, террорчылыкка каршы, җинаятьчел һәм милли юнәлештә булган сайтларны барлый. Бүгенге көндә әлеге эш бик актуаль. 2016 елда башкарылган эшләр моңа дәлил булып тора. 105 аккаунтның* әлеге юнәлештә булуы ачыкланган. Шуларның 24енең - экстремистик юнәлештә, 81енең наркотик матдәләр пропагандалау белән шөгыльләнүеачыкл
Террорчылыкка каршы комиссиясенең үз эшен үтәве
2016 елның 17 ноябренда Бөгелмә эчке эшләр бүлеге тарафыннан РФ җинаятьләр кодексының 214 нче маддәсенең 2 нче өлеше - вәхшилек буенча җинаять эше кузгатылган. Бөгелмә шәһәре бер уку йортының балигъ булмаган студенты бина стенасына экстремистик рухтагы символика сурәте ясый. Әлеге эш судка тапшырылган, ул бүгенге көндә тикшерү стадиясендә. Бу хакта шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин җиткерде. Ул шулай ук оператив хезмәтләр белән балигъ булмаганнар эше бүлеге арасында балигъ булмаган хокук бозучылар хакында мәгълүмат алышу тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган дип белдерде. Әлеге механизмны көйләү өстендә эш алып баруны системага салырга кирәк дигән киңәш яңгыратты пропурор.
Шәһәр прокурорын террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең эше канәгатьләндерми
*аккаунт - инглиз сүзе (account), социаль челтәрләргә керүченең исәпләү язуы. Ул үзенә электрон адрес, логин һәм парольне ала.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia