Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә Хәтер кичәсе үтте
Быел Һади Атласи һәм танылган якташларыбызның гомерләре кыелуга 15 февраль көнне 81 ел тулды. Ул шомлы чорлар ераклаша барса да, хәтерләрдән мәңге җуелмас...
Шәһәребездә эшләп килүче Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан ел саен, шәһит киткән милләттәшләребезне искә алып, Хәтер кичәсе үткәрү инде күркәм традициягә әверелде. Әлеге чара Татар мәдәният үзәгендә 1 март көнне узды.
Быел татар зыялыларының күренекле вәкиле, мәшһүр татар тарихчысы, галим, педагог, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе һәм шәхес культы корбаны Һади Атласиның тууына 143 ел тула, ә аның “Яңа низам һәм голямаларымыз” хезмәте язылуга һәм басылып чыгуга – 110 ел.
Татарның бөек шәхесен һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсендә бер төркем җәмәгать – Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы башкарма комитеты Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, язучы, тарих фәннәре кандидаты, милли сәясәтче, Һади Атласиның тормышына һәм иҗатына яңа күзлектән чыгып язылган “Соңгы туранчы” дип аталган китап авторы Фәүзия Бәйрәмова, Чаллы шәһәрендә гомер итүче филология фәннәре докторы, Энциклопедик фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов, Самара шәһәреннән – ВЭГУ университеты докторы, тарих фәннәре докторы, профессор Фазыл Туйкинның оныгы Рөстәм Туйкин һәм милләт язмышына битараф булмаган күпсанлы шәһәрдәшләребез һәм райондашларыбыз катнашты.
Милләт тарихында һәм яшәешендә бик зур әһәмияткә ия кичә татарның олуг улы Һади Атласига багышланган фильм белән башланып китте. Соңрак, районыбызның имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов шәһит киткән 9 милләттәшебез рухына багышлап дога кылды. Менә алар: Һади Атласи (тарихчы) – 1876–1938; Гани Алтынбаев (укытучы) – 1902–1938; Касыйм Исхаков (имам) – 1890–1938; Фазыл Туйкин (язучы) – 1887–1938; Кәбир Туйкин (укытучы) – 1878–1938; Сабир Уразманов (укытучы) – 1892–1938; Барый Фәттахов (имам) – 1875–1938; Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр) – 1910–1938; Рәшит Яруллин (имам) – 1880–1938.
Атылган кешеләрнең күпчелеге Бөгелмә ягы татарлары була. Һади Атласи да гомеренең иң игелекле өлешен Бөгелмәдә уздыра. Шәһәрдә аларга рәхмәт йөзеннән 25 ел инде төрле чаралар уздырылып килә. Бездә Һ. Атласи исемендәге бүләк булдырылды. Бу бүләк милләтнең иң көчле мәгрифәтчесенә бирелә. Ел саен Хәтер кичәсендә зур уңышлар яулаган укытучыларыбыз, укучыларыбыз бүләкләнә. Чара кысалары Бөгелмә белән генә чикләнми. Бирегә Казан, Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Башкортстан, Ырынбур өлкәсе шәһәрләре укытучылары, укучылары, зыялы кешеләре, галимнәре дә дәртләнеп киләләр. Моннан тыш, шәһәрдәге татар гимназиясенә дә Һади Атласи исеме бирелде. Шәһәрдәге яңа урамнарның да берсе аның исеме белән атала.
Чара барышында Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләев һәм Һади Атласи иҗатын, тормышын өйрәнүдә, аны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур роль уйнаучы тарих фәннәре кандидаты, фәнни хезмәткәр Алсу Мөхәммәтдинова күренекле тарихчы мирасына тукталып киттеләр.
Узганнарны өйрәнеп, якты киләчәкне күзаллыйбыз һәм, әлбәттә, гомерләре буена туган халкына хезмәт иткән шәхесләребезне шушы юлда өлге итеп алабыз. 1994 елда Бөгелмәдә Угыз ага Атласов һәм җәмәгатьчелек тарафыннан, әтисе Һади Атласиның намуслы исемен халыкка кабат кайтару юлында, хәйрия фонды оештыру турында карар кабул ителә. Һади Атласи исемен йөрткән әлеге фонд татар халкына, теленә, милләтенең яшәешенә чын күңелдән бирелеп хезмәт итүче, халкым дип янып яшәүче милләтпәрвәрләргә тантаналы рәвештә "Мәгърифәтче", "Шәфәгать иясе", "Фидакарь укытучы", "Милләтпәрвәр", "Иҗтиһатлы укучы" дигән мактаулы исемнәр бирүне дә оештыра. Болар турында фондның рәисе Фәүзия Мәхмүтова сөйләде. Быел инде әлеге чараның 25нче мәртәбә үткәрелүен дә ассызыклады ул. Шушы еллар эчендә 150гә якын кеше фондның мактаулы исемнәренә лаек булган. Үз чиратында, алар бит күренекле якташларыбызның эшен дәвам иттерә!
Кичәнең икенче – тантаналы өлешендә фондның быелгы бүләк ияләрен зурладылар. "Мәгърифәтче" исеменә дистәләгән еллар буена Бөтендөнья Татар Конгрессы эшен җитәкләп баручы, халкыбызны иманга кайтару эшендә олы хезмәткә ия зат – Ринат Закиров лаек булды. "Шәфәгать иясе" билгесе Ютазы муниципаль районы Советы депутаты, “Электросоединитель” акционерлык җәмгыяте директоры Рәшит Нәбиуллинга бирелде.
"Фидакарь укытучы" булып Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениесе Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укытучысы Резеда Зәйнуллина, Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укытучысы Зөлфия Шәфигуллина, Карабаш 2нче урта мәктәбе укытучысы Эльмира Нуруллина, Кодаш балалар бакчасы мөдире Светлана Низамиева, Лениногорск районы Зәй-Каратай мәктәбе укытучысы Фәрит Якуповлар танылдылар. "Милләтпәрвәр" исеменә РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Әнвәр Шәрипов лаек булды. "Иҗтиһатлы укучы" булып Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укучылары Энҗе Садриева һәм Инсаф Юнысов, 3нче мәктәп укучысы Наил Әхмәтҗанов, 14нче татар гимназиясе укучысы Адел Гаврилов, 2нче лицей укучысы Наил Әхмәтов танылдылар. “Рәхмәт хаты” тарих фәннәре докторы, профессор Рөстәм Туйкинга тапшырылды.
Татар имилләтенең яшәешендә, чәчәк атуында зур рольгә ия кичәне шул дәрәҗәдә матур, аһәңле итеп әзерләүдә үзләреннән зур өлеш керткән мөхтәрәм милләттәшләребез – Татар мәдәният үзәгенә, Татар иҗтимагый үзәгенә, Бөтендөнья Татар Конгрессының Бөгелмә бүлегенә, мәгариф идарәсенә һәм чараның матди ягын үз җилкәсенә алган хәйриячебез Хәмзә Мотыйгуллинга барлык татар җанлы милләттәшләребез исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сез һәм сездәй затлар булганда милләт тә яшәр.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа