Бөгелмәнең патруль-пост хезмәте 25 еллыгын билгеләп үтте
Полициянең барлык бүлекчәләре арасында да патруль-пост хезмәте иң куркынычы һәм авыры санала. Шәһәр урамнарында, җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр куллану, хулиганлык, санкцияләштерелмәгән чүплекләр, гаилә ыгы-зыгылары - боларга кагылышлы барлык чакыруларга да иң беренчеләрдән булып алар баралар һәм вакыйгалар кызган мәлгә туры килеп, аларны чишүдә катнашалар. Ял һәм бәйрәм көннәре - бигрәк...
Полициянең барлык бүлекчәләре арасында да патруль-пост хезмәте иң куркынычы һәм авыры санала. Шәһәр урамнарында, җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр куллану, хулиганлык, санкцияләштерелмәгән чүплекләр, гаилә ыгы-зыгылары - боларга кагылышлы барлык чакыруларга да иң беренчеләрдән булып алар баралар һәм вакыйгалар кызган мәлгә туры килеп, аларны чишүдә катнашалар. Ял һәм бәйрәм көннәре - бигрәк тә авыр чор. Андый вакытта чакырулар да бермә-бер күбрәк була. Моңардан тыш, патруль-пост хезмәткәрләре административ хокук бозулар белән генә кисешеп калмыйча, җинаятьчеләрне тотарга һәм хокук бозуларны ачарга да тиеш булалар.
ППС хезмәткәрләре юбилейлары уңаеннан Үзәк мәйданда бәйрәм оештырдылар. Взводның күрсәтмә чыгышы тантананың иң матур өлеше булды. Полиция хезмәткәрләре яшь бөгелмәлеләргә иштәшләр арасында берләшүне, басып алганда төркемнең хәрәкәтен һәм төркемнең һәрбер әгъзасы өчен җаваплы булуларын исбатладылар - дип, хәбәр ителә Бөгелмә муниципаль районы порталында.
А.Акимова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа