Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең парк-скверлары тәртиптә булсын иде!

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларын паркларда тәртип булдыру һәм аларны чисталыкта тотарга чакырды. Аның сүзләренә карганда кайбер шәһәр паркларының эскәмияләрен яңартырга, йөрү юлларын ремонтларга кирәк. Рөстәм Миңнеханов әлеге эшләрне контрольдә тотуны ярдәмчесе Наталия Фишманга йөкләде. - Сез парклардагы хәлләрне белеп торырга тиеш, моның өчен атна саен мониторинг үткәрегез. Халык...

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларын паркларда тәртип булдыру һәм аларны чисталыкта тотарга чакырды. Аның сүзләренә карганда кайбер шәһәр паркларының эскәмияләрен яңартырга, йөрү юлларын ремонтларга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов әлеге эшләрне контрольдә тотуны ярдәмчесе Наталия Фишманга йөкләде.

- Сез парклардагы хәлләрне белеп торырга тиеш, моның өчен атна саен мониторинг үткәрегез. Халык өчен ясалган урыннар халыкка хезмәт итәргә тиеш. Алар кирәксезгә әйләнә икән, бу безнең эшне юкка чыгару дигән сүз. Бюджет акчалары юкка түгелгән булырга тиеш түгел, шуны аңлагыз. Мәдәният чаралары үткәреп торыгыз. Күп сумма салынган ресурслар үзләрен акласын, - диде ул шимбә көнне узган видеокиңәшмәдә.

Сүз уңаенда шуны да әйтеп китәсе килә, узган атнада вандаллар су буендагы ликторияне (беседканы) җимерсәләр, бу атна башында Кызыл Армия урамындагы парктагы эскәмияләрне тар-мар иткән, ут фонарьләрен коеп төшергән. Бөгелмәлеләр өчен дип ясалган матурлыкның кадерен белсәк иде, җәмәгать. Кызганыч, күпләрнең моңа карашы икенче, бигрәк тә яшьләрнең... Куллары озын, ә акыллары кыска булганнарны җавапка тартсыннар иде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса