Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең мөселман һәм православие динен тотучы яшьләре арасында мини-футбол ярышлары үтте (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, шәһәребезнең мөселман һәм православие динен тотучы яшьләре арасында мини-футбол ярышлары оештырды. Уен башланыр алдыннан Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов яшьләргә мөрәҗәгать итеп, бабаларыбызның да, төрле дин вәкилләре булуга карамастан, бердәм һәм бергә булулары нәтиҗәсендә уртак дошманны җиңә алганлыгын әйтеп узды....

Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, шәһәребезнең мөселман һәм православие динен тотучы яшьләре арасында мини-футбол ярышлары оештырды.

Уен башланыр алдыннан Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов яшьләргә мөрәҗәгать итеп, бабаларыбызның да, төрле дин вәкилләре булуга карамастан, бердәм һәм бергә булулары нәтиҗәсендә уртак дошманны җиңә алганлыгын әйтеп узды. "Георгий Победоносец" храмы иерее Георгий Михайлин да, татулыкка һәм намуслы булырга өндәп, чыгыш ясады.

Дуслык уенында руханилар үзләре дә актив катнашты. Шунысы үзенчәлекле, һәр командада мөселманнар да, христианнар да бар иде. Шулай итеп алар бер-берсенә каршы түгел, ә бергәләп уйнадылар. Уен тигез исәп белән төгәлләнде, дуслык җиңде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса