Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең мәдәният оешмалары – Татарстанда иң яхшылары

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениесен һәм иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау буенча барган республика конкурсына йомгак ясады. Бәйге җиңүчеләре арасында безнең Бөгелмә районы авыл мәдәният оешмалары һәм мәдәни хезмәткәрләр дә бар. "Үзәкләштерелгән клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениеләре составындагы Восточный һәм Прогресс авыллары мәдәният йортлары (җитәкчеләре Анна...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениесен һәм иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау буенча барган республика конкурсына йомгак ясады. Бәйге җиңүчеләре арасында безнең Бөгелмә районы авыл мәдәният оешмалары һәм мәдәни хезмәткәрләр дә бар.

"Үзәкләштерелгән клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениеләре составындагы Восточный һәм Прогресс авыллары мәдәният йортлары (җитәкчеләре Анна Иванова, Нина Шаталина), "Җирлекара үзәк китапханәләр" муниципаль бюджет учреждениесенең 15 нче филиалы - Восточный авыл китапханәсе (китапханәче Әминә Богданова) бәйге җиңүчеләре булып танылдылар һәм, Мәдәният министрлыгының махсус боерыгы буенча бу оешмалар матди тәэминат өчен 100 мең сум күләмендә грант алачак.

"Иң яхшы мәдәният хезмәткәре" номинациясендә җиңүчеләр арасында Бөгелмә районыннан "Үзәкләштерелгән клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең Акбаш күпфункцияле үзәге мөдире Тамара Трифонова һәм "Җирлекара үзәк китапханәләр" муниципаль бюджет учреждениесенең 18 нче филиалы - Наратлы авыл китапханәсе китапханәчесе Татьяна Дмитриева да бар.

Бу танылу - якташларыбызның тырыш һәм нәтиҗәле хезмәтләренә күрә лаеклы хөрмәт ул. Афәрин, хезмәттәшләр! Башка авыл мәдәният учреждениеләрендә эшләүчеләргә дә яңа үрләр яулау, алга омтылып яшәү һәм эшләү өчен менә дигән этәргеч бу.

Ирина ИБӘТУЛЛИНА,

"Үзәкләштерелгән клублар системасы"

муниципаль бюджет учреждениесе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса