Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең Карабаш бистәсендә үткәнгә йомгак ясап, киләчәккә планнар кордылар

Карабаш тарихы битләренә 2017 ел истәлекле даталары һәм нәтиҗәле эшләре белән кереп калачак. Шәһәр тибындагы бистә статусы бирелүгә аңа 60 ел тулды. Юбилей уңаеннан, нефтьчеләрнең матди ярдәме белән, Карабашта бик күп эшләр эшләнә. Үзәк урам юлларына асфальт җәяләр , яңа йортлар торгызалар, искеләренә капиталь ремонт ясыйлар, мәдәният йортын төзекләндерәләр. Шул...

Карабаш тарихы битләренә 2017 ел истәлекле даталары һәм нәтиҗәле эшләре белән кереп калачак. Шәһәр тибындагы бистә статусы бирелүгә аңа 60 ел тулды. Юбилей уңаеннан, нефтьчеләрнең матди ярдәме белән, Карабашта бик күп эшләр эшләнә. Үзәк урам юлларына асфальт җәяләр , яңа йортлар торгызалар, искеләренә капиталь ремонт ясыйлар, мәдәният йортын төзекләндерәләр. Шул матур бинада күмәк җыелып, бистә халкы еллык эшкә йомгак та ясады.

Елы "китә", эшләре "кала". Моңа ачык дәлил - 2017 ел. Аны Карабаш бистәсе җитәкчелеге халык мөрәҗәгатьләрен тормышка ашыруга багышлый. 60лап тәкъдимнең яртысыннан күбесе уңай хәл ителгән. Карабашта яшәүчеләрне юллар мәсьәләсе борчый. Комсомол, Матросов һәм Наумов урамнарында асфальт инде җәйгәннәр. Вахитов, Дуслык, Спорт һәм Кубань урамнарында бу проблема әлегә кала бирә. Кышкы чорда юлларны тиешле хәлдә тотуы да авыр. Кул көче белән генә 48 километрны чистартып бетереп булмый. Махсус техника кирәк.

Карабашлылар һәрвакыт нефетьчеләрнең ярдәмен тоеп яши. Үз эшчеләре өчен "Татнефть" җәмгыяте биредә 40 шәхси йорт торгыза. Әлеге вакытта Карабашның тагын 25 яшь гаиләсе яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ.

- Хөрмәтле Адел Рөстәмович, Дәүләт торак фонды буенча Карабаш җирендә күпфатирлы йортлар төзү өчен квота бирүне сорап, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Яшьләрне читкә җибәрәсебез килми. Алар туган җиребездә яшәргә, эшләргә тиеш, - ди муниципаль берәмлек башлыгы Марат Минхәйдәров.

2017 елда Карабаш җирендә ике оешма эшчәнлеген туктаткан: "Иркенмонтажстрой" һәм "Витязь" шәхси сак оешмасы. Ә бу, үз чиратында, җирле бюджетның "саегу"ына китерә. Физик затлардан җыелган салым үткән елда бары 89 процентны тәшкил иткән.

Карабаш бистәсендә республика программалары уңышлы башкарыла. Белем бирү оешмаларын төзекләндерәләр, модульле ветеринария пункты торгызалар, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясыйлар. 2018 елда Карабашның тагын 7 торагы бу программага кергән.

- Мөхәмәтҗанов урамындагы 1, 3, 5, 7, 11, 13нче йортлар һәм Төзелеш урамындагы 5нче йорт төзекләндереләчәк. Тик Карабаш кебек зур бистә өчен бу җитәрлек түгел. Бөгелмәдә, мәсәлән, капиталь ремонт программасы 70 процентка үтәлсә, бездә бары 54 процентны тәшкил итә. 2019 елда капиталь ремонт программасына керәсе йортлар санын артыруны сорыйбыз, - дип Марат Минхәйдәров Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллинга мөрәҗәгать итте.

Авылларның киләчәге - яшьләр кулында. Кызганыч, алар җиргә тартылмый. Карабашта үз хуҗалыгы белән яшәүчеләр бар, тик бик аз. Бары алты гаилә биредә авыл хуҗалыгы бизнесен көйләп җибәргән. Нигездә, мөгезле эре терлек, кош-корт асрыйлар, яшелчә үстерәләр.

Карабаш Бөгелмә районының иң матур табигать почмагында урнашкан. Чиста һавасы, биек таулары, төзекләндерелгән сулыгы белән тирә-як халкын үзенә җәлеп итә. Карабашта төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Бергәләп ял, бәйрәм итәләр һәм киләчәккә зур планнар коралар.

Алсу Мөкатдәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса