Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең иҗтимагый совет җитәкчесе – юбиляр

Әлеге күркәм дата белән аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров котлады.

Бөгелмә муниципаль районы Иҗтимагый советы җитәкчесе Гөлирә Төхвәт кызы Вәлиева 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге күркәм  дата белән аны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров котлады.

Гөлирә Вәлиева хезмәт эшчәнлеген 1962 елда ТатНИПИнефтьинститутында башлап җибәрә. Эшләгән елларында Бөгелмә шәһәр Советы башкарма комитеты эшләре идарәчесе, шәһәр хакимияте башлыгы аппаратының оештыру бүлеге мөдире, шәһәр һәм районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы, шулай ук Бөгелмәнең ветераннар һәм өлкән кешеләрне тернәкләндерү үзәге директоры була. 2010 елдан бирле Бөгелмә муниципаль районы Иҗтимагый советы җитәкчесе вазифасын башкара. Гөлирә Вәлиева хезмәт ветераны, В.И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өченмедале иясе.

Оксана Гайсина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса