Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең “Ирхәм” мәчетенә рәхмәтебезне белдерәбез (+ФОТОЛАР)

Без, шәһәребезнең СУ-2 районындагы "Ирхәм" мәчетенә йөрүчеләр, биредәге эшләрнең торышыннан бик канәгатьбез. Мәхәлләнең элекке имамы Радик хәзрәт Зәбиров Казанга киткәч, аның урынына килгән Наил хәзрәт Йосыпов үз вазыйфаларын уңышлы алып бара. Биредә рухи тәрбия эше бигрәк тә яхшы куелган. Җомга намазларына яшьләр дә, олы яшьтәге мөхтәрәм әби-бабайлар да күп йөри....

Без, шәһәребезнең СУ-2 районындагы "Ирхәм" мәчетенә йөрүчеләр, биредәге эшләрнең торышыннан бик канәгатьбез. Мәхәлләнең элекке имамы Радик хәзрәт Зәбиров Казанга киткәч, аның урынына килгән Наил хәзрәт Йосыпов үз вазыйфаларын уңышлы алып бара.


Биредә рухи тәрбия эше бигрәк тә яхшы куелган. Җомга намазларына яшьләр дә, олы яшьтәге мөхтәрәм әби-бабайлар да күп йөри. Наил хәзрәтнең тормыш мисаллары белән дәлилләп бирелгән тирән эчтәлекле вәгазьләрен тыңлап, күңелгә-җанга тынычлык табып, бик канәгать булабыз, Аллаһыга шөкер итеп, алдагы көннәрнең дә тыныч-имин булуын, шәһәр һәм районыбызда да, республикабызда да, бөтен Рәсәй илебездә халыкларның дус-тату яшәвен сорап, догалар кылабыз.
Әле күптән түгел генә Рамазан ае узды. Мөбарәк айның буеннан-буена мәчетебездә бик мул, күркәм табыннар белән ифтар мәҗлесләре узды.

Ифтар мәҗлесе уздыру хәзерге заманда шактый чыгым сорый. Шуңа күрә дә ифтар уздыручыларга мәхәллә халкы, ураза тотучылар исеменнән бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Аларга, шулай ук мәчет әһелләренә, мәхәллә вәкилләренә, Рамазан аенда тәравихларга йөргән, укыган кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре яусын, әҗер-саваплары насыйп булсын иде. Һәммәсенә дә исәнлек-саулык, эшләрендә, тормышларында уңышлар гына телибез.
Мәчет ихатасында яшь балалар мавыгып уйнасын өчен дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган.

Анда шулай ук Наил хәзрәтебезнең, мәчет әһелләренең тырышлыгы белән балалар мәйданнары, уенчыклар, атынгычлар һ.б. булу балалары белән мәчеткә йөрүче яшь әниләр өчен бигрәк тә уңайлы. Шул ук вакытта япь-яшь балаларның сабый чактан ук мәчет мохите белән танышып үсүе - алар өчен үзе бер олы бәхет.

Мәчеттә шундый мөмкинлекләр булдырган, олысына-кечесенә дини һәм рухи тәрбия бирү эшен тиешенчә дәрәҗәдә алып барганнары өчен имамыбыз Наил хәзрәт Йосыповка, мәчет әһелләренә, мәхәлләнең актив затларына һәммәсенә дә исәнлек-саулык телибез, Аллаһы Тәгалә һәммәсенә дә әҗер-савапларны мулдан бирсен иде.
Мәчеткә йөрүче мәхәлләдәшләр исеменнән,
Хәмдүнә КӘТИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса