Бөгелмәнең иң күп укучысы һәм укытучысы
Сез күпме газета-журналлар яздырасыз? Ә менә безнең тугры әбүнәчебез - Зеленая Роща мәктәбендә һәм лицей-интернатта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Марс кызы Хәмидуллина районда иң күп яздыручыларның берсе булып калуын дәвам итә. Моны билгеләү өчен традиция буенча, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2017 елның икенче яртысына үз басмаларын яздыручылар арасында бәйге...
Сез күпме газета-журналлар яздырасыз? Ә менә безнең тугры әбүнәчебез - Зеленая Роща мәктәбендә һәм лицей-интернатта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Марс кызы Хәмидуллина районда иң күп яздыручыларның берсе булып калуын дәвам итә.
Моны билгеләү өчен традиция буенча, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2017 елның икенче яртысына үз басмаларын яздыручылар арасында бәйге игълан иткән иде. Аның шарты буенча җәмгыять нәшер иткән басмаларга күбрәк язылырга һәм квитанцияләрне туплап җибәрергә кирәк. Шуннан соң алар арасында бүләкләр уйнатыла. Нәтиҗәдә, безнең районнан бүләккә Сиринә Хәмидуллина ия булды.
- Беренче чиратта, "Бөгелмә авазы" газетасына, шуннан соң күңелемә якын республика газета-журналларына язылып куям. Мәктәп хезмәткәрләрен, күрше-күләнне дә периодик басмаларны алдырырга өндим, - дип әйтә ул.
Бу гына да түгел әле. Периодик басмаларны актив пропагандалавы өчен Сиринә Хәмидуллина Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировтан Рәхмәт хатына ия булды.
Без дә редакция исеменнән матбугатның мәгънәсен, йогынтысын аңлап, башкаларга аңлатып яшәгән тугры әбүнәчебезгә рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Ләйсән БИКБУЛАТОВА.
Фото Сиринә Хәмидуллина архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа