Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәнең хокук сакчылары нәтиҗә ясады

Татар мәдәният үзәге бинасында ТР Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге 2016 елда оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Утырышта район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты. Төп доклад белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе Ринат Билалов чыгыш ясады. Ул үткән елда райондагы җинаятьчелекнең торышы һәм эчке эшләр...

Татар мәдәният үзәге бинасында ТР Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге 2016 елда оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Утырышта район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты.

Төп доклад белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе Ринат Билалов чыгыш ясады. Ул үткән елда райондагы җинаятьчелекнең торышы һәм эчке эшләр бүлеге органнары кулланган чаралар турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, җинаятьләрне ачу дәрәҗәсе 50 процент тәшкил иткән, бу республиканың уртача күрсәткеченнән шактый югары нәтиҗә.

Утырышка йомгак ясап, район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов районның тәртип сагында торучыларга рәхмәтен белдерде. Ул хезмәт күрсәтелүче территорияләрдә тотрыклылыкны саклап калу һәм район халкын җинаятьчеләрдән саклау буенча эш нәтиҗәсен арттыру өчен чаралар күрүдә барлык мөмкинлекләрдән файдаланырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса