Бөгелмәнең егет солтаннары
Намуслы, тыйнак, вөҗданлы, физик яктан көчле... "Егет солтаны" бәйгесендә катнашучылар нәкъ шундый сыйфатларга ия. Егетләрне мактап, исемлекне дәвам итәргә дә мөмкин. Тик сүз белән түгел, чын ир-егет булуларын алар эштә дәлилләде. Егет булсаң, егет бул, "Егет солтаны" бәйгесендә катнаш! Мондый "мәктәп"не үтү укучылар арасында абруйлы дип санала. Тик анда иң-иңнәрен...
Намуслы, тыйнак, вөҗданлы, физик яктан көчле... "Егет солтаны" бәйгесендә катнашучылар нәкъ шундый сыйфатларга ия. Егетләрне мактап, исемлекне дәвам итәргә дә мөмкин. Тик сүз белән түгел, чын ир-егет булуларын алар эштә дәлилләде.
Егет булсаң, егет бул, "Егет солтаны" бәйгесендә катнаш! Мондый "мәктәп"не үтү укучылар арасында абруйлы дип санала. Тик анда иң-иңнәрен генә сайлыйлар: физик яктан көчлеләрне, татар телен яхшы белгәннәрне, тәрбияле һәм акыллыларны. Быел алар бишәү!
"Егет солтаны" бәйгесе - Татар мәдәнмият үзәгенең "бренд"ы. Быел әлеге чараны Кызыл Армиянең 100 еллыгына багышладылар.
- Юбилей уңаеннан, катнашучыларга көтелмәгән "сюрприз" әзерләдек. Гадәти конкурслардан тыш, егетләргә Василий Чапаев турында кинодан өзек тәкъдим итәчәкбез. Геройлар тавышы белән сөйләп карасыннар әле, - ди Татар мәдәният үзәгенең сәнгать буенча җитәкчесе Гүзәл Медведева.
Кызганыч, бу бәйгедә егетләрнең күбесенә артистлык осталыгы җитеп бетмәде. Ә менә ату коралын сүтеп җыюда алар сынатмады. Кадет мәктәбеннән Тимур Яфаровка моның өчен бары 27 секунд вакыт кирәк булды. Һ. Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучысы Инзил Җәләевкә идәнгә капланып яткан хәлдә кулга таянып гәүдәне күтәрү (отңимание) ясаганда тиңнәр табылмады.
Егетләр үзләре белән дә бик матур таныштырдылар. Берәүләргә сыйныфташлары ярдәм итте, икенчеләренең чыгышын видеороликлар бизәде. Тел-теш тидереп булмас иде, әгәр дә... Бәйгенең төп таләпләреннән берсе - татар телен яхшы белү. 6нчы мәктәптән Данила Пустовгар барысын да шаккатырды. Рус егете чип-чиста татарча сөйләшә. Афәрин!
Данияр Хөснетдинов - 1нче мәктәп укучысы. Аны бәйгегә бөтен класс белән әзерләгәннәр. Татар теле укытучыларына Данияр аерым рәхмәтен җиткерә.
- Менә хәзер генә мин татар теленең ни өчен кирәк булуын аңладым. Татар була торып, ана телемдә чиста сөйләшә алмыйм. Жюри әгъзалары минем чыгышны шуңа да түбән баллар белән бәяләгәндер, - ди Данияр Хөснетдинов.
Ничә балл җыюга карамастан, конкурсантлар төшенкелеккә бирелмәде. Алар сыйныфташлары өчен инде "герой". Укытучылар да, укучылар да егетләрне куәтләде, тырыша-тырыша, аларга көч биреп утырдылар.
- Без - Тимур Фәттахов өчен! Мин ышанам, ул җиңеп чыгачак! Шуның кадәр озак әзерләнде, бик нык тырышты. Аны дәртләндереп җибәрү өчен без плакатлар яздык, төрле "кричалка"лар әзерләдек. Тимур, син - ЕГЕТ! - ди Айдар Биктаһиров.
Егетләрнең барысы да җиңүче. Әйтик, мәсәлән, бәйгедә катнашкан өчен генә дә! Шулай да "Егет солтаны" исеме ияле булырга тиеш! Быел бу мәртәбәгә ике егет лаек: Данила Пустовгар һәм Инзил Җәләев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа