Бөгелмәнең бәхетле балачак бүләк итүчеләре
Белешмә Бөгелмә шәһәре һәм районындагы 58 балалар бакчасына 6500гә якын бала йөри. Аларда 1700дән артык кеше хезмәт куя, шуларның 800гә якыны педагоглар. Баланы тәрбияләү бакчада башлана дибез. Әнисе янында иркәләнеп кенә үскән бала бакчага килгәч, беренче тапкыр зур коллективка эләгә. Биредә ул тәрбияче апасын әнисе кебек якын итә, төркемдәшләре белән...
Белешмә
Бөгелмә шәһәре һәм районындагы 58 балалар бакчасына 6500гә якын бала йөри. Аларда 1700дән артык кеше хезмәт куя, шуларның 800гә якыны педагоглар.
Баланы тәрбияләү бакчада башлана дибез. Әнисе янында иркәләнеп кенә үскән бала бакчага килгәч, беренче тапкыр зур коллективка эләгә. Биредә ул тәрбияче апасын әнисе кебек якын итә, төркемдәшләре белән аралаша, дуслар таба. Тәрбияче аңа ничек уңышка ирешергә, уңышсызлыкка очраганда нишләргә кирәклеген аңлата, үз-үзенә ышаныч булдыра, авырлыкларны җиңәргә, яшьтәшләре белән уртак тел табарга өйрәтә. Бакча, шул рәвешле, баланың икенче туган йортына әйләнә.
Балалар белән эшләү сирәкләр булдыра ала торган хезмәт, аның өчен үтә сабырлык, ярдәмчел булу, фантазия осталыгы кирәк. Бигрәк тә - бүгенге демографик бум чорында. Төркем саен утызышар бала, һәрберсенең үз көе, өстәвенә, әти-әниләр белән дә уртак тел табарга кирәк. Шундый кытыршы якларына карамастан, бу һөнәрне сайлап алып, балаларга гомерләрен багышлаган тәрбиячеләр бихисап бездә. Бүгенге язмамда шуларның берничәсе белән таныштырып китәсем килә.
Шәһәребезнең 39 нчы "Соловушка" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә (җитәкчесе - Любовь Александровна Продубнова) тәрбияче булып эшләүче Александра Михайловна Медникова әлеге балалар бакчасына 1996 елда килә. Иң элек сатучы һөнәрен үзләштерсә дә, балачактан балалар яраткан ханым сайлаган һөнәре буенча эшләми, ә тәрбияче һөнәренә укып, гомерен балаларга багышларга була. "Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый, ләкин балалар янәшәсендә барлык борчу-мәшәкатьләр, авырлыклар онытыла. Һәр бала ул шәхес, аңа индивидуаль якын килеп, аның сәләтен күреп, аның өстендә эш алып барып, җәмгыятькә файдалы кеше тәрбияли алсак, без куйган максатыбызга ирешә алдык, дигән сүз" - ди Александра Михайловна.
Лилия Илгиз кызы Багдасарян үзе 4 бала анасы. "Балаларны кечкенә чагымнан ук бик ярата идем, шуңа күрә тәрбияче һөнәрен үзләштердем. Дөресен генә әйткәндә, бөтен гомеремне бала тәрбияләүгә багышладым. Башта үземнең 4 баламны карау, кеше итү белән мәшгуль идем, алар үсә төшкәч, озак уйлап тормадым, үземнең гомерлеккә дип сайлаган һөнәремә тугры калып, әлеге балалар бакчасына эшкә килдем. Эшкә бәйрәмгә барган кебек киләм. Балаларның елмаюы, ягымлы карашлары барлык ару-талуларны оныттыра. Һәрвакыт нәрсәдер эшлисе, уйлап табасы килә", - ди Лилия ханым.
Элеге балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Алинә Закирҗан кызы Батыршинаның да әлеге учреждениедә көч куюына 20 ел була. "Балалар белән эшләвемә һич кенә дә үкенмим. Минем өчен иң мөһиме - без тәрбияләгән балаларның киләчәктә тәрбияле, белемле шәхесләр булып формалашуы", - ди Алинә Закирҗановна.
Һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, хөрмәтле һөнәр ияләре. Сезгә бетмәс энергия, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашып эшләү һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Тәрбияләгән балаларыгызның уңышлары куйган хезмәтләрегез өчен бүләк булсын!
Рәсемдә (уңнан сулга): Александра Михайловна Медникова, Алинә Закирҗан кызы Батыршина һәм Лилия Илгиз кызы Багдасарян.
Ләйсән Йосыпова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа