Бөгелмәнең беренче башлыгы Борис Захаров белән әңгәмә
22 мартта Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хакимиятенең беренче башлыгы Борис Фёдорович Захаров 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күңеле белән ул әле дә элеккечә үк Бөгелмә кешесе. Сөйләшергә яраткан темасы да үзенчәлекле архитектурага ия шәһәре һәм искиткеч гүзәл табигате булган Бөгелмә районы турында аның. Борис Захаров үзе 16 ел эшләп...
22 мартта Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хакимиятенең беренче башлыгы Борис Фёдорович Захаров 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күңеле белән ул әле дә элеккечә үк Бөгелмә кешесе. Сөйләшергә яраткан темасы да үзенчәлекле архитектурага ия шәһәре һәм искиткеч гүзәл табигате булган Бөгелмә районы турында аның.
Борис Захаров үзе 16 ел эшләп киткән, сәяси үрләр яулаган шәһәрне бик еш искә ала. "Башлыклар элекке була алмый", - диләр. Бер тапкыр шушы юлга аяк баскан кеше бар нәрсәгә дә "хуҗа" күзлегеннән карый башлый. Борис Фёдорович 1980 елдан башлап, КПССның Бөгелмә шәһәр комитетында - секретарь, аннары беренче секретарь, 1991 елдан халык депутатларының Бөгелмә шәһәр һәм район Советы рәисе була. Тагын бер елдан хакимият башлыгы итеп сайлана. Бернинди "экс" алкушымчасы да юк... Моны очраклылык дип атап булмый.
- Борис Фёдорович, Сез - Пенза өлкәсендә туган кеше, Бөгелмә районына ничек килеп чыктыгыз?
- Миңа 17 яшь чагында гаиләбез белән Алексеевск районына күчендек. Әти-әни, эне-сеңелләрем белән шунда яшәдек. Мәктәпне тәмамлагач, авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем, хезмәт биографиямне башлап җибәрдем. Шул чорларда булачак хатыным белән таныштык, озак еллар инде менә тату гомер кичерәбез. Агроном-орлыкчы идем. Аннары баш агроном булдым, совхоз директоры, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы булып эшләдем. 1980 елда партия кушуы буенча Бөгелмә районына эшкә килдем. Ул дәверләр минем өчен гомерлек әһәмияткә ия булды, хәзер дә ул чорны тормышымның мөһим еллары дип саныйм. Алексеевск районы - авыл районы, халык саны да күп түгел. Ә Бөгелмә күпкә масштаблырак: территориясе, басу-кырлары, нефть вышкалары, юллары белән дә... Ярты ел буе ияләшә алмый яшәдем. Әллә кире китәргә микән дигән уй кергән чаклар да булды. Әмма ниндидер көч үзенә тартып та тора иде шул. 16 ел гомерем шушы шәһәр белән бәйле. Шәхес буларак формалашу чоры, тормышымның иң яхшы еллары... Бөгелмә Татарстан күләмендә алып барачак эшләрем өчен үзенә күрә трамплин булды.
- Сезнең сәяси күтәрелеш дәвере - катлаулы еллар. Яңа дәүләт барлыкка килгән чорда шәһәр һәм район белән җитәкчелек итүне язмыш елмаюы, уңыш дип саныйсызмы, әллә?..
- Мин өч эпохада эшләдем: кырыс дисциплиналы партия заманында, "бөтен власть - Советларда" чакта һәм үзгәртеп кору елларында. Һәркайсысы бер-берсеннән аерылып тора. Шәһәр районны яшәтү генә түгел, үсешен дәвам иттерү өчен һәркайсысында аерым караш, бердәнбер дөрес юлны таба белү кирәк иде. Бу катлаулы хәл. Кешеләр дә бик төрле бит. Төрле алымнарны эзләргә туры килде. Мин үзебезне югалып калмадык, юлларын таба килдек дип саныйм.
Базар мөнәсәбәтләре формалашкан чакта бездә иң мөһим нәрсә - законнар юк иде. Ә Бөгелмә - үзенчәлекле җирлек (башкарма комитеты икәү - шәһәрнеке, авылныкы). Ике яклап депутатлар да күп. Халык безнең аптырашта калганны сизәргә тиеш түгел иде. Шуңа да башка күп кенә җирләрдәге күренешкә ияреп, властьны бүләргә тотынмадык. Аңлашылмаучылыклар, каршылыклар тумасын өчен кирәк иде бу. 1991 елда, партия власте юкка чыккач, бер ел шәһәр-район Советы рәисе булдым. Депутатлар ризалыгы белән шул чорда абруйлы җитәкчеләр составында клуб оештырдык. Владимир Ильин, Ядгарь Шафиков һ.б. бар иде анда. Алар ышанычлы беренче ярдәмчеләрем булдылар да. Халык белән эшләүдә элекке алымнарга таянып, яңа базар мөнәсәбәтләренә керергә тырышкан чорла бу. Закончалык җәһәтеннән, җирле үзидарә белән эшләүнең яңа формасын күрсәттек. Әзер рецептлар юк иде әле. Шәһәр һәм район - бердәм административ берәмлек. Шәһәргә авылдан башка яшәү мөмкин түгел, һәм - киресенчә. Ул вакытта район ("Карабаш" совхозы) Татарстанның бөтен көньяк-көнчыгышын яшелчәләр белән тәэмин итә иде. Кишер, кәбестә, чөгендер плантацияләребез бик зур иде.
- Район башлыгы булып торганда эшләгән эшләрегезнең иң әһәмиятлесе дип кайсысын саныйсыз?
- Бөгелмәнең ул елларда кызу темплар белән үскәненә сөенәм, горурланам. Төзелешләр, производство күрсәткечләре артыннан куып, озак еллар дәвамында формалашкан әхлакый-психологик вәзгыятьне бозып, зыян салмадык. Хакимият хезмәткәрләре белән барлык катлам халыклар арасында бердәмлек булган заманнарны хәзер дә сагынам. Алар бер-берсен аңлап яшәде, эшләде, һәркемдә шәфкатьле һәм игелекле гамәлләр кылу, балалар үстерү, матур яшьләр тәрбияләү дәрте белән яшәү, булсынга дип тырышу халәте хакимлек итә иде.
90 нчы елларда Бөгелмә күп позицияләр буенча лидерлар сафында булды. Без сөт савып алу буенча Татарстанда беренчелекне бирмәдек: "Восточный" совхозында һәр сыердан 6 000 килограмм сөт савучылар бар иде. Терлекләрнең баш саны да күп. Игенчелектә күрсәткечләребез дә югары булды. Эш көйләнгән ситема нигезендә яхшы барды.
- 1996 елда Сез Татарстанда хезмәт һәм мәшгульлек дәүләт комитетына, аннары хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгына җитәкчелек иттегез. Ул чорда нинди үзгәрешләр булды?
- Республика җитәкчелегенең олы ярдәме белән хезмәт һәм мәшгульлекнең бердәм службасы - министрлык оештырылды. Мин анда 12 ел эшләдем. Бу да үзгәрешләр, башлангычлар, ачышлар чоры иде. Федераль һәм республика властьлары арасындагы бүленеш бик ачык сизелде. Күп кенә субъектларга ул бик зур зыян салды. Татарстанда исә без моңа юл куймадык. Республика суверенитеты турында декларация кабул ителгәч, дистә ел дәвамында без закон актлары әзерләү хокукына ия булдык. Хәзер исә бөтен өлкәләр дә шул принцип белән эшли.
- Бүгенге көндә ни белән мәшгульсез?
-Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең Казан филиалына җитәкчелек итәм. Безнең филиал кырыс көндәшлек шартларында республикабыз башкаласы югары уку йортлары арасында үзенә лаеклы урын таба алды. Аны тәмамлаганнар арасында эшсез калган кеше юк, хезмәт базарында безнең белгечләргә сорау бар. Шушы көннәрдә генә тагын 63 кеше диплом алды.
Шул ук вакытта гаиләм минем өчен беренче урында тора. Ике улым, биш оныгым бар. Бөгелмәдә яшәгәндә үк аучылык, балык тоту белән мавыга башлаган идем, биредә хәзер дә еш булам, чөнки шәһәрне дә, табигатен дә бик яратам.
Бүгенге җитәкчеләргә үз эшен халык белән тыгыз элемтәдә торып алып баруларын, үзара ихтирам принципларына таянып эш итүләрен телим. Шулай булганда, һичшиксез, уңыш елмаячак.
Әңгәмәдәш - Марина КОЛЕСНИКОВА.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Елена Логинова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа