Бөгелмәнең Акбаш күпфункцияле үзәк коллективы эше җиңүче дип табылды
Ел төгәлләнеп килгәндә редакциябезгә теге яки бу оешманың, аерым хезмәткәрләрнең төрле дәрәҗәләрдә оештырылган бәйгеләрдә призлы урыннар яулавы турындагы хуш хәбәрләр дә ешайды. ТР Мәдәният министрлыгы шушы араларда муниципаль берәмлекләрдә эшләүче мәдәният оешмалары арасында ел дәвамында барган "Сәламәт буын - сәламәт ил" дигән проектлар бәйгесенә йомгак ясады. Наркоманлыкка каршы көрәш темасына...
Ел төгәлләнеп килгәндә редакциябезгә теге яки бу оешманың, аерым хезмәткәрләрнең төрле дәрәҗәләрдә оештырылган бәйгеләрдә призлы урыннар яулавы турындагы хуш хәбәрләр дә ешайды.
ТР Мәдәният министрлыгы шушы араларда муниципаль берәмлекләрдә эшләүче мәдәният оешмалары арасында ел дәвамында барган "Сәламәт буын - сәламәт ил" дигән проектлар бәйгесенә йомгак ясады. Наркоманлыкка каршы көрәш темасына багышланган бу чарага безнең районнан дүрт проект тәкъдим ителгән булган. Акбаш күпфункцияле үзәк коллективы эше җиңүче дип табылган. Әлеге учреждениенең сәнгать җитәкчесе Е. Балбошина министрлыкта узган "түгәрәк өстәл" утырышында яшьләрнең инновацион наркотикларга каршы проектлары бәйгесендә җиңүчеләрнең презентацияләре тыңлануы, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узуы һәм призёрларга эштә файдалану өчен ноутбуклар бүләк ителүе турында хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа