Бөгелмәнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе директоры Фәнис Гайнуллин белән әңгәмә
Республиканң 100 иң яхшы мәктәбе исемлегендә ул беренче утызлыкта, ә татар гимназияләре арасында, гомүмән, өченче урында тора. Узган уку елында 27 укучы муниципаль дәрәжәдә үткәрелгән төрле фән олимпиадаларында, ә шуларның 13е Татарстан һәм Россия күләмендәге олимпиадаларда җиңүче һәм призер исемен яулаган. Бүгенге көндә биредә 24 укытучы эшли һәм 320 укучы...
Республиканң 100 иң яхшы мәктәбе исемлегендә ул беренче утызлыкта, ә татар гимназияләре арасында, гомүмән, өченче урында тора. Узган уку елында 27 укучы муниципаль дәрәжәдә үткәрелгән төрле фән олимпиадаларында, ә шуларның 13е Татарстан һәм Россия күләмендәге олимпиадаларда җиңүче һәм призер исемен яулаган. Бүгенге көндә биредә 24 укытучы эшли һәм 320 укучы белем ала. Бу - Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе. Һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне уңаеннан «Бөгелмә авазы» газетасы белем остазлары янында кунакта булды һәм гимназия директоры Фәнис Гайнуллинга уңыш сере белән уртаклашуын сорап мөрәҗәгать итте.
- Әлбәттә, болар бер генә көндә һәм бер генә кеше хезмәте белән ирешелгән уңышлар түгел, - ди Фәнис Камилович. - Гимназиябез чагыштырмача яшь булса да, безнең үз традициябез, тоткан юлыбыз, алга куйган максатыбыз бар. Шулай ук мәгърифәтчеләребез, әйтик, гимназиябез аның йөрткән Һади Атласи мирасына таянабыз.
- Шулай да бурычларга ирешу юлын дөрес билгеләү оешыручы, ягъни директордан тора бит. Сез Укытучы-эксперт исеменә ия, ә Бөгелмә районында андыйлар бары дүртәү генә. Нәкъ менә җитәкчелек итү тәжрибәсе белән республиканың башка мәктәп директорлары да танышсын, өйрәнсен өчен биредә узган ел зур семинар булып узды. Бу шулай ук уңыш серенең мөһим бер ачкычы бит?
- Директор, яисә укытучы, яки аерым бер укучы, нинди генә гыйлемле дә, нинди генә уңган-булган булмасын, нәкъ менә мәктәп тормышында бер генә кеше бернәрсәгә дә ирешә алмый. Хезмәт җимешебез - уртак. Без шулай ук әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә. Аң-белемгә омтылу - ул тәрбиядән килә. Ә тәрбиянең нигезе - гаиләдә. Шуңа күрә дә әти-әниләр бүгенге көндә укту-тәрбия процессының аерылгысыз буыны булып тора. Гимназиябездә семинар-конференцияләр, киңәшмәләр еш уздырылып тора. Килгән кунаклар сокланып китә безнең укучыларга. «Сез бер гаилә кебек», - ди алар. Чыннан да, 320 баланың һәрберсенә дә бердәнбер кебек карыйбыз, аның уңышларына бергә шатланабыз, күңелсезлекләрен, уртага салып, бергә чишәбез.
- Уку сыйфатын, интервью башында саналган уңышлар исемлеген арттыру өчен көч куясызмы?
- Мониторинг, өлгерешне тикшерү кебек уку-укыту процессын күзәтеп баруга юнәлдерелгән эшчәнлек ул көйгә салынган юлда бара, ләкин беренчел максат түгел. Чөнки төп бурычыбыз - ул тормышта үз урынын таба алырдай, җөмһүриятебезнең, илебезнең лаеклы гражданиннары булырдай һәм нинди шартларда калуына карамастан яраклаша белердәй, шул ук вакытта милли үзаңын саклап кала алырдай шәхесләр тәрбияләү, аларга төпле белем бирү.
Гимназия бүгенге көндә шулай ук алда торган зур чарага әзерләнә. Үз ишекләрен 1992 елда ачып җибәргән белем йорты 2017 ел көзендә үзенең чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Әлеге тарихи вакыйганың чын мәгънәсендә бәйрәм рухында узуы да уртак хезмәттән тора.
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, мөгаллимнәр! Армый-талмый, белсеннәр, аңласыннар дип башкарылган эшчәнлегегез мул уңыш китерсен, үзегезгә дә шатлык-сөенечләрен китерсен!
Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа