Бөгелмәнең 2 лицеенда соңгы кыңгырау чыңлады
Бүген шәһәребез һәм районыбызның 375 унберенче сыйныфны һәм 990 тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Моңсу да, сагышлы да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта алга дәшә торган шатлыклы да бәйрәм шәһәребезнең 2 нче лицеенда да үтте. Быел әлеге уку йортының 11 нче сыйныфын - 78, 9 нчы сыйныфын...
Бүген шәһәребез һәм районыбызның 375 унберенче сыйныфны һәм 990 тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Моңсу да, сагышлы да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта алга дәшә торган шатлыклы да бәйрәм шәһәребезнең 2 нче лицеенда да үтте. Быел әлеге уку йортының 11 нче сыйныфын - 78, 9 нчы сыйныфын - 105 укучы тәмамлый.
Тантанага хөрмәтле кунаклар да чакырулы иде. Алар рәтендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры, лицейның попечительләр советы рәисе, кайчандыр үзе дә әлеге уку йортын тәмамлаган Линар Закиров, мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда, "ТатНИПИнефть" институты директоры Рифхать Сәхабетдинов бар иде.
Әлеге бәйрәмнең төп кунакларын - чыгарылыш сыйныф укучыларын Линар Закиров шәхсән үзе тәбрикләде: "Бүген барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч көн. Алда - зур сынаулар. Һичшиксез, сезне илнең иң яхшы уку йортлары көтә. Сез бар тырышлыгыгызны салып, алган белемнәрегезне эшкә җигеп, аларны уңышлы тәмамлап, илебезнең лаеклы кешеләре булырсыз. Уңышлар сезгә!"
Бәйрәм көнне чыгарылыш сыйныф укучылары үз укытучыларына, мәктәпләренә, әти-әниләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Тантана кичәге укучыларның инде чып-чын егет-кызлар булып өлгереп, зур тормыш юлына аяк басуларына ишарәли. Ләкин әлеге зур адымны ясаганчы, чыгарылыш имтиханнары бирәсе, югары уку йортларына керү сынаулары үтәсе бар.
Һәммәгезгә дә имтиханнарны уңышлы тапшырырга, үзегез теләгән уку йортларында белем алырга язсын. Шатлык-куанычлар булганда да, авырлыклар килгәндә дә укыган мәктәбегезне, кадерле укытучыларыгызны онытмагыз! Ул мизгелләр һәрчак сезгә көч-дәрт өстәп торсын. Сау-сәламәт, бәхетле булыгыз! Хыялларыгыз чынга ашсын!
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа