Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәнең 1 нче ипи заводы РФ Үзәк берлеге кулланучылар кооперациясе форумында катнашты

Соңгы 10 елда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре - Татпотребсоюз - әзерләү эшчәнлеге күләмен 15 мәртәбә арттырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кооперация һәм икътисадның тотрыклы үсеше. Өндәүләр һәм карарлар» конференциясендәге чыгышында хәбәр итте. Конференция Казанда («Корстон» КСККда) Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясенең Үзәк берлеге форумы кысаларында...

Соңгы 10 елда Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге предприятиеләре - Татпотребсоюз - әзерләү эшчәнлеге күләмен 15 мәртәбә арттырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кооперация һәм икътисадның тотрыклы үсеше. Өндәүләр һәм карарлар» конференциясендәге чыгышында хәбәр итте.

Конференция Казанда («Корстон» КСККда) Россия Федерациясе кулланучылар кооперациясенең Үзәк берлеге форумы кысаларында узды.

Форум кооперация үсеше перспективалары турында фикер алышу һәм булган казанышларны күрсәтү максатларында уздырылды. Аның эшендә илнең 70 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Күргәзмәдә продукцияне татып карап була - кунакларга колбасалар, итле продукция, Себер җиләкләреннән эчемлекләр, бал ошады. Биредә үз продукциясен Бөгелмәнең 1 нче ипи заводы да тәкъдим итте (рәсемдә).

Форумда Россия Федерациясе Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм башкалар катнаша.

Конференция барышында Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләрнең Үзәк берлеге белән Татарстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге арасында 2017-2021 елларга социаль-икътисадый хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса