Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәләрне бәйрәм көтә

Август ахырында бөгелмәләрне Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмәнең 235 еллыгы уңаеннан ике көн дәвамында олы бәйрәм көтә. 27 август көнне "Мәдәни күчеш" ("Культурный SDVIG") фестивале Кызыл Армия урамындагы паркта гөрләячәк. Бу көнне тере сыннар галереясын, "Гашекның Бөгелмә турындагы кыйссалары - аерым йөзләрдә" чагылышын, уникаль пианистлар оркестры чыгышын күрергә һәм тыңларга...

Август ахырында бөгелмәләрне Татарстан Республикасы көне һәм Бөгелмәнең 235 еллыгы уңаеннан ике көн дәвамында олы бәйрәм көтә.

27 август көнне "Мәдәни күчеш" ("Культурный SDVIG") фестивале Кызыл Армия урамындагы паркта гөрләячәк. Бу көнне тере сыннар галереясын, "Гашекның Бөгелмә турындагы кыйссалары - аерым йөзләрдә" чагылышын, уникаль пианистлар оркестры чыгышын күрергә һәм тыңларга мөмкин булачак, Бөгелмә рус драма театры артистлары мәйданчыгы эшләячәк һәм тагын бик күп мавыктыргыч чаралар көтә.

Ә 28 августта Техника йорты каршында "BUGULMA-FEST-2016" музыкаль фестивале кысаларында илебезнең төрле почмакларыннан: Казан, Уфа, Түбән Новгород һәм башка урыннардан төрле жанрда һәм стильдә иҗат итүче музыкантлар һәм җырчыларның килүе көтелә. Бу көнне танылган шәхесләрдән Радик Сәлимов, Роберт Юлдашев, Филүс Каһиров, Нюшаны һәм аларның иҗатташ дусларының һәм, әлбәттә инде, үзебезнең Бөгелмә сәнгать коллективларының чыгышларын күрү-тыңлау мөмкинлеге туачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса