Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәләр, киләчәктә дә – бергә

19 майда күптән килгән матур традиция буенча республика журналистлары Татарстан матбугаты көнен бәйрәм итә (моннан 111 ел элек - 1905 елның нәкъ менә шушы көнендә Санкт-Петербург каласында "Нур" исеме белән беренче татар басмасы дөнья күрә). Бөгелмә төбәгендә дә татарча мөстәкыйль "Бөгелмә авазы" газетасы чыга башлауга 26 нчы ел китте. Яңа...

 

19 майда күптән килгән матур традиция буенча республика журналистлары Татарстан матбугаты көнен бәйрәм итә (моннан 111 ел элек - 1905 елның нәкъ менә шушы көнендә Санкт-Петербург каласында "Нур" исеме белән беренче татар басмасы дөнья күрә).

Бөгелмә төбәгендә дә татарча мөстәкыйль "Бөгелмә авазы" газетасы чыга башлауга 26 нчы ел китте. Яңа икътисади мөнәсәбәтләргә күчү, борчулы эзләнүләр, иҗади уңышларыбыздан алынган шатлык куанычларга үрелеп үтте ул еллар. Газетабызның, милли трибуна буларак, татар халкының дәүләтчелеген торгызуда, милли үзаңны үстерүдә үз юнәлеше барлыгы күңелләрне куандыра. Бай телебез, динебез, күркәм гореф-гадәтләребезне оныттырмый торган басма ул "Бөгелмә авазы". Әлеге ике дистә ел ярым дәвамында газета татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тугры юлдашына әверелде. Укучылар иҗатына багышланган язмалар, мәгариф ветераннары, фидакарь укытучылар турындагы сәхифәләр күңелләргә җылылык, киләчәккә якты өметләр бирә. Газета чыгару, аны укучыга мөмкин кадәр тулы канлы итеп җиткерергә омтылу без - журналистлар өчен күпмедер дәрәҗәдә яшәү рәвешенә әверелде. Чөнки газета укучылар белән бергәлектә, бер максатны күздә тотып, үзара килешеп эшләргә тырышабыз. Киләчәктә дә шушы юлдан тайпылмыйча, иҗади илһам белән кулга-кул тотынышып эшләргә һәм яшәргә насыйп итсен. Газетабызның бүгенге хәленә килгәндә, икътисади кризис чорында барлык учреждение-оешмалар кебек үк, татар басмасы да кыенлыклар кичерә. Шәһәр районда яшәүче татар җанлы газета укучыларыбыз югары аңлылык үрнәге күрсәтеп, киләчәктә дә "Бөгелмә авазы"н ташламаслар, аның тугрылыклы юлдашы булып калырлар дип ышанабыз. Чөнки барыбыз да бик яхшы беләбез: республикада татар басмалары кыенлык белән ачылды һәм аны саклап калуда тираж төп күрсәткечләрнең берсе булып тора. Журналистлар берлегенең унбишенче съездында Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйткәндәй: "…Татар басмаларын зур кыенлык белән ябар өчен ачмадык. Без аларны ничек кенә булса да саклап калачакбыз". Бу - бик дөрес һәм хак сүзләр.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса