Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләрне ВИЧ инфекциясеннән үлгәннәрне искә алырга һәм ВИЧка тест үтәргә чакыралар

Ел саен май аеның өченче якшәмбесендә СПИДтан үләгәннәрне искә алалар. Бу кешелек игътибарын СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ инфекциясен йөртүчеләргә юнәлтү һәм әлеге авыруның таралуын кисәтү максатыннан эшләнә. Бөгелмә муниципаль районында ВИЧ инфекциянең беренче очрагы 1999 елда теркәлгән. Авыруның иң киң таралган вакыты 2001 елга туры килә. Агымдагы елның 1...

Ел саен май аеның өченче якшәмбесендә СПИДтан үләгәннәрне искә алалар. Бу кешелек игътибарын СПИД белән авыручылар һәм ВИЧ инфекциясен йөртүчеләргә юнәлтү һәм әлеге авыруның таралуын кисәтү максатыннан эшләнә.

Бөгелмә муниципаль районында ВИЧ инфекциянең беренче очрагы 1999 елда теркәлгән. Авыруның иң киң таралган вакыты 2001 елга туры килә. Агымдагы елның 1 гыйнварына районда ВИЧ инфекциясенең 1873 очрагы теркәлгән.

2017 елның беренче кварталында әлеге инфекциянең 16 очрагы ачыкланган булса, 2016 елның шул вакытына 25 очрак теркәлгән булган. Саннарга күз салганда, авырулар саны бераз кимегән.

Бүген 13 сәгатьтә Тимур Исламов фонды барлык бөгелмәлеләрне Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркына чакыра. Биредә ВИЧ инфекциясеннән үлгәннәрне искә алачаклар һәм ВИЧка тест үтеп булачак, - дип, хәбәр ителә Бөгелмә муниципаль районы порталында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса