Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләрне “Үлемсез полк” акциясендә катнашырга чакырабыз!

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә, Бөек Җиңү көне уңаеннан, "Үлемсез полк" Россиякүләм акциясе уздырыла. Аңа татарстанлылар, шул исәптән бөгелмәлеләр дә бик теләп кушыла. Үткән ел безнең шәһәрдә үткән әлеге акциягә 3 700гә якын кеше кушылган. Оештыручылар быел якынча 4 мең кеше катнашыр дигән мәгълүмат бирә. Кагыйдә буларак, 9...

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә, Бөек Җиңү көне уңаеннан, "Үлемсез полк" Россиякүләм акциясе уздырыла. Аңа татарстанлылар, шул исәптән бөгелмәлеләр дә бик теләп кушыла. Үткән ел безнең шәһәрдә үткән әлеге акциягә 3 700гә якын кеше кушылган. Оештыручылар быел якынча 4 мең кеше катнашыр дигән мәгълүмат бирә.

Кагыйдә буларак, 9 Май көнне уза торган әлеге акциядә Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татыган, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалары, оныклары, оныкчыклары катнаша. Алар әби-бабайларының фотоларын күтәреп, әлеге "Үлемсез полк"ка кушыла.

Быел Бөгелмәдә "Үлемсез полк" 9 Май көнне 15 сәгатьтә Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасы яныннан кузгалачак. Алар шәһәрнең үзәк урамнары аша: Газинур Гафиятуллин урамы буенча төшеп, Муса Җәлил урамы буенча Мәңгелек дан мемориалына юнәләчәк. Биредә барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алачак.

Акцияне оештыручылар теләге булган барлык бөгелмәлеләрне һәм шәһәребез кунакларын әлеге күркәм чарада катнашырга чакыра.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса