Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәлеләрне “Кыстыбый-шоу” фестиваленә чакырабыз!

"Кыстыбый-шоу" фестиваль-конкурсы якынлашып килә. Милли ризыкларга кызыксыну уяту, аш-су пешерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, милли гореф-гадәтләрне популярлаштыру, кыстыбыйны төрле яктан ачып бирү максатыннан оештырылган әлеге чара 21 апрель көнне 14 сәгатьтә Татар мәдәният үзәгендә узачак. Сез дә бу фестивальдән читтә калмагыз. Гаиләгез, дусларыгыз белән бергәләп, үз рецептыгыз буенча пешергән кыстыбыйларыгызны күтәреп...

"Кыстыбый-шоу" фестиваль-конкурсы якынлашып килә. Милли ризыкларга кызыксыну уяту, аш-су пешерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу, милли гореф-гадәтләрне популярлаштыру, кыстыбыйны төрле яктан ачып бирү максатыннан оештырылган әлеге чара 21 апрель көнне 14 сәгатьтә Татар мәдәният үзәгендә узачак. Сез дә бу фестивальдән читтә калмагыз. Гаиләгез, дусларыгыз белән бергәләп, үз рецептыгыз буенча пешергән кыстыбыйларыгызны күтәреп килегез. Татар халкының милли ризыгы кыстыбыйга бәйле булган кызыклы вакыйгагызны, яисә үзегезнең, әбиегезнең, әниегезнең пешерү серләрен башкаларга да җиткерергә мөмкин булачак. Жюри әгъзалары пешереп алып килгән таба ашлары арасыннан "Иң тәмле кыстыбый", "Иң оригиналь пешерү ысулы", "Иң яхшы презентация", "Кыстыбый пешерүдә керткән яңалык", "Иң матур бизәлгән кыстыбый" номинацияләре буенча кыстыбыйларны сайлап алачак. Иң-иңнәр, әлбәттә инде, бүләккә ия булачак. Фестивальгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса