Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләрне депутат кабул итте (+ФОТОЛАР)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов "Бердәм Россия" партиясенең Бөгелмәдәге җәмәгать кабул итү бүлегендә гражданнарны кабул итте. 25 июль көнне депутат янына үз гозерләре белән 7 кеше килгән иде. Аларны борчыган сораулар да төрледән-төрле булып чыкты. Проблемаларның берсе спиртлы эчемлекләр сата торган сәүдә ноктасын һәм уен автоматлары салонын ябу...

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов "Бердәм Россия" партиясенең Бөгелмәдәге җәмәгать кабул итү бүлегендә гражданнарны кабул итте.

25 июль көнне депутат янына үз гозерләре белән 7 кеше килгән иде. Аларны борчыган сораулар да төрледән-төрле булып чыкты.

Проблемаларның берсе спиртлы эчемлекләр сата торган сәүдә ноктасын һәм уен автоматлары салонын ябу турында булды. Мөрәҗәгать итүче Рифнур Хәйдәрович янына зур әзерлек белән килгән, бу оешмаларны ябу ни өчен кирәклеген аңлатып кына калмыйча, шуны дәлилли торган тиешле документларны да хәстәрләгән. Әлеге сорау катгый контрольгә алынды.

Үзен һәм балаларын пропискага кертү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать иткән күп балалы ана үтенече дә депутат игътибарыннан читтә калмады. Әлеге проблема тиешле службалар ярдәме белән хәл ителәчәк.

Калинин урамындагы 65 нче йортта яшәүче ханым әлеге йорт тирәсен төзекләндерү мәсьәләсе белән килгән иде.

Гозер белән килүчеләрнең һәммәсенең дә мөрәҗәгатьләре каләм очына алынды, Рифнур Хәйдәрович, аларны хәл итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер икәнен әйтеп, килүчеләргә ярдәм күрсәтәчәген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса