Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләрне армиягә чакыралар

1 октябрьдән Россия Федерациясендә көзге чакырылыш башланды. Быел хәрби хезмәткә 134 мең россияле, ә Татарстаннан 3 500 егет чакыру алачак. Бу көнне Бөгелмәдә чакырылыш комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Быел көз безнең районнан 100 егет хәрби хезмәткә китәргә тиеш. Көзге чакырылыш, язгысыннан аерылмый диярлек. Солдатка китүчеләр алдында торган бурыч һәм...

1 октябрьдән Россия Федерациясендә көзге чакырылыш башланды. Быел хәрби хезмәткә 134 мең россияле, ә Татарстаннан 3 500 егет чакыру алачак.

Бу көнне Бөгелмәдә чакырылыш комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Быел көз безнең районнан 100 егет хәрби хезмәткә китәргә тиеш.

Көзге чакырылыш, язгысыннан аерылмый диярлек. Солдатка китүчеләр алдында торган бурыч һәм җаваплылык бер. Беренчедән, агымдагы елның 1 гыйнварыннан "Гражданнарның дәүләт һәм муниципаль хезмәте турында"гы Федераль Законга кергән үзгәрешләр нигезендә, сәбәпсез хәрби хезмәттә булмаганнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәткә урнашу авырлаша. Икенчедән, 2014 елның язгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча хәрби хезмәттән качып йөрүчеләргә хәрби билет урынына белешмә генә биреләчәк.

- Хәрби хезмәткә алынучылар Үзәк һәм Көнбатыш округта, Лесной шәһәрендәге шефлык частендә хезмәт итәчәк, - ди Бөгелмәнең хәрби комиссариат җитәкчесе Рафаэль Миңнетдинов.

Чакырылыш комиссиясе әгъзалары армиягә алынучы һәр егетне шәхсән кабул итә. Егетләрнең кайда эшләве, укуы, яшәве турында белешмә туплый, аларның теләкләрен исәпкә ала.

Хәрби хезмәт срогы элеккечә - 1 ел. Районнан беренче төркем 20 октябрьдә китәчәк.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса