Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәлеләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды

Соңгы елларда Европада, шул исәптән Украинада да бара торган вакыйгалар үз максатларына ирешү өчен күп кенә дәүләтләрнең корал кулланудан да тайчанып тормавын күрсәтә. Шуңа да илебезнең оборона куәте һәм аның территориаль бөтенлеген саклау максаты барлык дәрәҗәдәге власть органнарының даими контролендә тотыла. Оборонаны оештыру һәм дәүләт куркынычсызлыггын тәэмин итү дә өстенлекле...

Соңгы елларда Европада, шул исәптән Украинада да бара торган вакыйгалар үз максатларына ирешү өчен күп кенә дәүләтләрнең корал кулланудан да тайчанып тормавын күрсәтә. Шуңа да илебезнең оборона куәте һәм аның территориаль бөтенлеген саклау максаты барлык дәрәҗәдәге власть органнарының даими контролендә тотыла.
Оборонаны оештыру һәм дәүләт куркынычсызлыггын тәэмин итү дә өстенлекле эш юнәлешләренең берсе - гражданнарның хәрби учётын алып бару, ягъни илдәге хәрби хезмәткә алына, мобилизацияләнә ала торган кеше ресурсларын барлап тору.
Бөгелмә муниципаль районында хәрби исәп системасы эше Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы, муниципаль хәрби комиссариат, районыбыз территориясендәге җирле үзидарә органнары һәм оешмалар тарафыннан алып барыла. Хәрби учёт алып бару эше җитәкченең теләү-теләмәвенә карамый, дәүләт тарафыннан билгеләнгән катгый бурыч булып тора.
Гражданнарны хәрби исәптә тоту эшен камилләштерү максатыннан, ел саен авылларда әлеге юнәлештә яхшы эшләүче иң яхшы җирле үзидарә органын, оешманы ачыклау өчен смотр-конкурслар оештырыла.
2016 елда шундый смотр-конкурста 8 авыл җирлеге һәм 37 оешма катнашты.
Авыл җирлекләре арасында Подгорный авыл җирлеге, ә оешмалар арасында В.Д. Шашин исемендәге "Татнефть" гавами акционерлык җәмгыятенең "Татнефтеснаб" идарәсе Бөгелмә базасы җиңүче дип табылдылар. Алар узган елда республика бәйгесендә дә беренче урыннарга лаек булды.
Әлеге җирлектә һәм оешмада хәрби учёт эше өчен җаваплы затлар Оксана Юрьевна Григорьева белән Елена Николаевна Назаренко запастагы гражданнарны броньлау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы территориаль комиссиясенең киңәйтелгән утырышына чакырылдылар. Утырыш агымдагы елның 24 мартында ТР Министрлар Кабинетында узды. Анда Татарсан Республикасы Хәрби комиссары С. Погодин имзалаган Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр җиңүче якташларыбызга тантаналы рәвештә тапшырылды.
Ольга ПОПОВА,
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мобилизация секторы эшләре секторы мөдире.
Рәсемдә: сулдан уңга - Елена Назаренко һәм Оксана Григорьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса