Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләргә Җиңүнең 75 еллыгына медальләр тапшыру дәвам итә

Бөгелмәдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган медаль тапшыру тантанасы узды.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, “Яшь гвардиячеләр” оешмасы  активистлары белән бергәләп,  бүгенге көндә Бөгелмә шәһәрендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәне Гөлфия Вәгыйзь кызы Исмәгыйлевага “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел” истәлек медален тапшырды.  

Кунаклар ветеранга хәерле озын гомер, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, якыннарының кайгыртучанлыгын һәм җан җылысын тоеп яшәвен теләделәр.   

Оксана ГАЙСИНА 

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса