Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләргә ике ашыгыч ярдәм машинасыннан ачкычлар тапшырылды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобильленнән ачкычлар тапшырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантана Казан Ратушасы алдындагы мәйданда уза. Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов машиналарны карап чыкты, аларга куелган медицина җайланмалары белән танышты. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан сәламәтлек саклау учреждениеләренә 50 ашыгыч ярдәм автомобильленнән ачкычлар тапшырды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантана Казан Ратушасы алдындагы мәйданда уза.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов машиналарны карап чыкты, аларга куелган медицина җайланмалары белән танышты. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да катнаша.

Машина ачкычлары безнең районның сәламәтлек саклау вәкилләренә дә тапшырылды.

«Без бик тиз арада авыру янына барып җитәргә һәм аңа квалификацияле медицина ярдәме күрсәтергә тиеш, чөнки кеше сәламәтлеге - хакимиятләр эшен бәяләүнең иң төп критерие, федераль хакимияттән алып муниципаль дәрәҗәгә кадәр. Гражданнарның тормыш дәрәҗәсе, аларның саулыгы - төп приоритет», - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса