Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләрдән – герой-шагыйрьгә истәлек тактасы

“Моабит” төрмәсендә Муса Җәлил утырган камерага урнаштырылачак истәлек тактасы әзер булган.

Истәлек тактасын, Берлин татарлары заказы буенча, Казанның “Агач” остаханәсе җитәкчеләре, “Бөгелмә авазы” газетасының беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафинның уллары Булат һәм Эльдар Мостафиннар ясаган.
Бу истәлек тактасы Германиянең “Моабит” төрмәсендә шагыйрь утырган камерага урнаштырылачак.

Истәлек тактасын эшләүгә заказны Мостафиннарга Берлинда яшәүче Алия һәм аның ире Рөстәм Кәбировлар биргән. Аларның сүзләре буенча, Берлинда берничә йөз татар яши. Татар яшьләре гел очрашып, аралашып торалар икән.

– Төрле чаралар уздырабыз, җырлар җырлап, күңелле итеп ял итәбез. Бергәләшеп шәһәрнең истәлекле урыннарына да барабыз. Җиңү көнендә "Моабит" төрмәсенә барып, чәчәкләр куйдык. Анда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында бернинди дә мәгълүмат табып булмый. Шуңа да без махсус истәлек тактасы куйдыртырга дигән фикергә килдек. Аны куярлык урын да бар анда. Шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы батырлыгы турында без генә түгел, башка халыклар да белергә тиеш. Милли каһарманнарыбыз – җәлилчеләр – халкыбызның горурлыгы ул. Германия халкы тарихны хөрмәт итә, бу алар өчен дә кызыклы булачак, – ди Рөстәм.

Егетләр истәлек тактасын бушлай эшләгәннәр.

Монда коммерция кызыксынуы була алмый. Муса Җәлил – безнең тарих. Шуңа күрә без бу истәлек тактасын бушлай ясап бирәбез дигән карар кабул иттек, диләр алар.

Мостафиннар Берлин татар диаспорасының җирле хакимият белән килешүе булуын да хәбәр итте.

Истәлек тактасының беренче кызыл юлында Муса Җәлил хакында төрки-татар телендә, икенчесендә – инглиз телендә һәм соңгысында алман телендә язылган. Нигә, мәсәлән, рус телендә яки башка телдә язма юк икәнен мин әйтә алмыйм. Моны заказ бирүче үзе хәл итә. Безнең бу моментларны һәр яктан тикшерергә хокукыбыз юк. Тактаның размеры 20x30 сантиметр. Ул төрмәнең Муса Җәлил утырган камера стенасына эленәчәк, дип сөйли Булат Мостафин.

Истәлек тактасы биш көн элек Берлин җиренә киткән. Алай гына да түгел, Эльдар һәм Булат диаспора вәкилләренә әниләре – Әлфия Мостафинаның 2014 елда җәмәгате Мәхтүм Мостафин истәлегенә багышлап  бастырган “Йолдызымны эзлим” китабын да биреп җибәргәннәр. Алия һәм Рөстәм зур рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать калганнар. Алар Бөгелмә төбәгенең мөхтәрәм иҗат вәкиле турындагы китапны башта үзләре укып чыгып, аннан соң танышу өчен Берлин татарларына – китапханәгә тапшырачакларын әйткәннәр.

Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсе килә, татар егетләренең эше олы хөрмәт һәм горурлык хисе тудыра. Афәрин!

Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса