Бөгелмәлеләр өйдә тавыш бирә
Сайлау эше бар көчкә бара. Моны сайлау участогына килеп керү белән күрәсең. 4 нче мәктәп бинасында берьюлы 3 участок эшли. Халык та шактый. - Сәгать 10га сайлаучыларның 20 проценты үз гражданлык бурычын инде үтәде.1094 нче сайлау участогында барлыгы 1 366 кеше тавыш бирергә тиеш. Моның өчен без барысын да эшләдек....
Сайлау эше бар көчкә бара. Моны сайлау участогына килеп керү белән күрәсең. 4 нче мәктәп бинасында берьюлы 3 участок эшли. Халык та шактый.
- Сәгать 10га сайлаучыларның 20 проценты үз гражданлык бурычын инде үтәде.1094 нче сайлау участогында барлыгы 1 366 кеше тавыш бирергә тиеш. Моның өчен без барысын да эшләдек. 23 кеше участокка килә алмаячак. Алар өйләрендә тавыш бирәчәк. Андыйларны без халыкны сайлауга чакырып йөргән вакытта ачыклыйбыз, -- ди 1094 нче сайлау участогы рәисе Владимир Ермолаев.
Өйдә сайлаучылар арасында 82 яшен тутырган София Галиуллина да бар.
- Быел хәлем китте әле, күзем дә начар күрә. Шуңа күрә депутатлыкка кандидатларга һәм сәяси партияләргә тавышны өйдә бирергә булдым. Ашыкмыйча, барысын җентекләп өйрәнәм башта, карап чыгачакмын. Рәхмәт килүләренә. Сайлауда эшләүчеләрне балконга чыгып карап торып, көтеп алдым, -- ди София апа.
Бөгелмә шәһәренең территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов сүзләренә караганда, шәһәрдә барлыгы 50 сайлау участогы бар. Алар иртәнге 8дән алып, кичке 20 сәгатькә кадәр эшләячәк. Ашыгыгыз, җәмәгать. Бу -- һәр кешенең шәхси карашы һәм гражданлык бурычы. Шәһәребезне, республикабызны яратабыз икән, аның киләчәге өчен һәр кеше үз фикерен әйтергә тиеш.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа