Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләр уракка әзерме? (+ФОТОЛАР)

Узган атнада республиканың Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Галимҗан улы Таһирҗанов Бөгелмә районында булып китте. Ул, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә, район механизаторларының уракка керешү хәзерлеген бәяләде, авыл хезмәтчәннәре белән урып-җыюга әзерлекнең барышы турында фикер алышты. Комиссия килгәндә...

Узган атнада республиканың Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Галимҗан улы Таһирҗанов Бөгелмә районында булып китте. Ул, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче хезмәттәшләре белән берлектә, район механизаторларының уракка керешү хәзерлеген бәяләде, авыл хезмәтчәннәре белән урып-җыюга әзерлекнең барышы турында фикер алышты.

Комиссия килгәндә "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык механизаторлары Илдар Шиһапов белән Шәһит Фәсхетдиновлар үз комбайннарын ремонтлый иде. Моңа кадәр алар печән, сенаж әзерләүдә катнашкан.

- Эш җитәрлек, яхшы көннәр генә аз, гел яңгыр явып тора. Шуңа кармастан, эшнең туктаганы юк. Кырда борчак өлгергән, арыш җитешеп килә. Озакламый уракка да төшәчәкбез, - ди Илдар Шиһапов.

-Бүген райондагы техниканы барлыйбыз. Авыл хезмәтчәннәре Краснодар краенда урып-җыюга кереште инде. Бездә дә озакламый кызу чор башлначак. Бер комбайнга 600 гектар җирдән уңыш җыю каралган, бу - бик зур сан. Совет заманыда ул 150 гектар иде. Уңышның соң өлгерүе комбайннарга нагрузканы тагын да арттырачак, шуңа күрә көне-төне эшләргә туры киләчәк. Ә моның өчен техниканың төзек булуы беренчел шарт булып тора, - ди Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженерлык-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов.

Күчмә киңәшмә "Муса Җәлил исемендәге", "Колос", "Наратлы", "Подгорный", "Агропродукт" җәмгыятләрендә узды. Киңәшмә барышында комиссия комбайнчылар өчен уңай шартлар булдыру турында сүз алып барды, техника һәм тагылма агрегатларның төзеклеген, ындыр табакларының хәзерлеген тикшерде, эшчеләр белән техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелүе белән кызыксынды. Мондый тикшерүләр Татарстанның һәр районында уздырыла.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса