Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәлеләр “Татарча диктант” яза

Иртәгә бөгелмәлеләр дүртенче тапкыр бөтендөнья күләмендә уздырылучы “Татарча диктант“ акциясенә кушыла. Быел ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм аны 11 илдә язачаклар.

19 октябрь көнне 13 сәгатьтә Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясендә һәм 3 нче мәктәптә татарча диктант язу чарасы узачак. “Татарча диктант” белем бирү акциясе, “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан, дөнья күләмендә инде 4 ел рәттән оештырыла. Акция ел саен теләгән барлык кешеләр өчен ихтыяри һәм түләүсез  уздырыла торган чара булып тора. Аны “Бөтендөнья Татар Конгрессы” Халыкара берлеге Башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра. “Татарча диктант” турында тулы мәгълүматны https://www.diktant.tatar/ сайтыннан карап белеп була. Нәтиҗәләр акция уздырылганнан соң 30 көннән дә соң калмыйча, шунда ук урнаштырылачак. Билгеле булганча, әлегә акциягә әзерлек эшләре инде башланган.

Тагын бер яңалык: быел диктант язуда районда яшәүчеләр дә катнаша алачак. Төп базалар Карабаш бистәсе, Татар Димскәе, Кодаш авылы мәктәпләрендә һәм Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта урнашачак. “Татарча диктант”та 100 мең кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге акция - Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Былтыр “Татарча диктант”ны 28 илдә һәм Россиянең 40тан артык төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язган.

 

 

Айгөл ШӘРӘФИЕВА

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса