Бөгелмәлеләр, сак булыгыз! Талпаннар
Газетабызның узган санында хәбәр иткәнчә, республикада, шул исәптән, Бөгелмәдә дә талпаннар активлашкан. Бу хакта Татарстан Республикасының территориаль "Роспотребнадзор" идарәсе җитәкчесе Әлмир Дәүләтшин тагын бер тапкыр дәлилләде. Җитәкче хәбәр иткәнчә, Ленин урамындагы Балалар паркы, Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркы, Соколка тавына менә торган җирдәге җәяүлеләр юлы, Сабан...
Газетабызның узган санында хәбәр иткәнчә, республикада, шул исәптән, Бөгелмәдә дә талпаннар активлашкан. Бу хакта Татарстан Республикасының территориаль "Роспотребнадзор" идарәсе җитәкчесе Әлмир Дәүләтшин тагын бер тапкыр дәлилләде. Җитәкче хәбәр иткәнчә, Ленин урамындагы Балалар паркы, Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркы, Соколка тавына менә торган җирдәге җәяүлеләр юлы, Сабан туе аланы талпаннарга каршы махсус эшкәртелгән. Ничек кенә булмасын, кан эчүчеләрдән бөтенләй үк качып бетеп булмый. Шуңа күрә дә бу чорда урманга, урман-парк зоналарына, скверларга чыгудан тыелып торырга, чыкканда саклык чаралары күрергә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа