Бөгелмәлеләр – “Рус халык уенчыклары” (“Русская народная игрушка”) XI регионара конкурсында җиңүчеләр исемлегендә
Конкурста Бөгелмә муниципаль районының “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең структур бүлекчәләре ел да актив катнаша һәм төрле номинацияләрдә җиңүче булалар.
Рус традицион мәдәниятен дөньяга карашны, иҗтимагый һәм гаилә тормышына уңай мөнәсәбәтләрне формалаштыру, эстетик һәм сәнгати зәвыкны тәрбияләү нигезе буларак кертү, алга этәрү һәм популярлаштыру максатында, “Казан” милли мәдәни үзәге” муниципаль бюджет мәдәният оешмасы, ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, ел саен “Рус халык уенчыгы” төбәкара конкурсын үткәрә.
Конкурста Бөгелмә муниципаль районының “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” муниципаль бюджет учреждениесенең структур бүлекчәләре ел да актив катнаша һәм төрле номинацияләрдә җиңүче булалар.
Быел да бөгелмәлеләрнең 16 эше декоратив-гамәли сәнгать осталарының хезмәтләре арасында җиңүче дип танылды.
I дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булдылар: Ефановка авыл клубыннан Иван Филимонов (җитәкчесе – О.А. Кочеткова; 7-12 яшьлекләр), Петровка мәдәният йортыннан Анжелика Майер (җитәкчесе О. Н. Конычева, 12-18 яшьлекләр); Кәсепчеләр йортыннан Богдан Сабутин (җитәкчесе А.В. Сурков; 7-12 яшьлекләр); Күчмә мәдәни үзәктән Максим Маликов (җитәкчесе Н.П. Маликова; 12-18 яшьлекләр).
II дәрәҗә лауреатлар булып танылдылар: Кәсепчеләр йортыннан “Витраж” корамалардан тегү студиясе. (җитәкче З. К. Чернышова; 7-12 яшь); Вязовка мәдәният йортыннан Анастасия Попова, Наил Гыйльманов (Е.М. Матвеева, 12-18 яшь); Яңа Сумароково мәдәният йортыннан Александр Спиридонов (җитәкчесе Т.В. Конова, 12-18 яшь); Акбаш КФҮдән Артем Газизов (җитәкчесе Е.В. Балбошина, 7-12 яшь).
III дәрәҗә лауреатлар булдылар: Соколка мәдәният йортыннан Екатерина Котлова (җитәкчесе Н.Г. Останкова, 7-12 яшь); Вязовка авыл мәдәният йортыннан Милана Вәлиуллина (җитәкчесе С.В. Вәлиуллина, 7-12 яшь); Зеленая Роща мәдәният йортыннан Галина Васильевна Жук һәм Ольга Владимировна Миронова (яшь категориясе: өлкәннәр); Күчмә мәдәни үзәктән Богдан Маликов Богдан (җитәкчесе Н.П. Маликова, 7 яшькә кадәр); Кече Бөгелмә мәдәният үзәгеннән Варвара Клементьева (җитәкчесе Л.Н. Клементьева, 7-12 яшь); Березовка мәдәният йортыннан Әлфия Альберт кызы Буряк ( яшь категориясе – өлкәннәр).
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм конкурста катнашучыларга яңа уңышлар, иҗади казанышлар телибез!
Эльвира Нургалиева
Фотолар “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” МБУ структур бүлекчәләре хезмәткәрләренеке
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа