Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләр “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия күмәк ярышларына кушылдылар

Бүген бөгелмәлеләр "Россия чаңгы юллары" Бөтенроссия күмәк чаралары кысаларында үтүче "Татарстан чаңгы юлы - 2017" ярышларында катнаштылар. Якынча мәгълүматлар буенча, Бөгелмәдә чаңгы стартына 3 меңнән артык кеше килгән. Күмәк чаңгы ярышлары "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексында үтте. Иң элек чарада катнашучыларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова сәламләде. Җитәкче "Россия чаңгы...

Бүген бөгелмәлеләр "Россия чаңгы юллары" Бөтенроссия күмәк чаралары кысаларында үтүче "Татарстан чаңгы юлы - 2017" ярышларында катнаштылар. Якынча мәгълүматлар буенча, Бөгелмәдә чаңгы стартына 3 меңнән артык кеше килгән. Күмәк чаңгы ярышлары "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексында үтте.

Иң элек чарада катнашучыларны Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова сәламләде. Җитәкче "Россия чаңгы юлы" XXXV ачык Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышларында катнашучыларга, оештыручыларга, кунакларга сәламәтлек, яхшы кәеф һәм уңышлар теләде.

Алдагы еллардагы кебек үк, Бөгелмәдә "Россия чаңгы юллары" берничә стартта үтте: 18 яшькәчә малайлар һәм кызлар (1999 елгы һәм кечерәкләр), 18 - 49 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлар (1998 - 1967 елгылар), 50 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар (1966 елгы һәм өлкәнрәкләр). Чаңгы ярышларында, шулай ук, укучылар, урта һәм югары уку йортлары студентлары, предприятие һәм оешмаларның физик культура коллективлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса