Бөгелмәлеләр Нәүрүзне бәйрәм итте
Нәүрүз фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан ук барлык мөселман илләрендә дә олы бәйрәм рухын алган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килгән. Безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Бөгелмә районы һәм шәһәрендә дә әлеге датаны...
Нәүрүз фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан ук барлык мөселман илләрендә дә олы бәйрәм рухын алган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килгән. Безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Бөгелмә районы һәм шәһәрендә дә әлеге датаны зурлап каршы алу гадәте яшәп килә. Быел да шәһәребезнең Техника йорты каршындагы мәйданында "Нәүрүз" төрки халыклар фестивале гөрләде.
Бәйрәмдә татар, азәрбайҗан, тажик, үзбәк, башкорт милли-мәдәни үзәкләре һәм милли-мәдәни автономия коллективлары катнашты. Килгән кунаклар һәм чыгыш ясаучылар арасында Әлмәт, Чаллы, Лениногорск шәһәрләре вәкилләре дә бар иде. Нәкъ менә шушы бәйрәмдә төрки халыклар бердәмлеген, аларның мәдәниятләренең матурлыгын һәм ни дәрәҗәдә киңкырлы булуына төшенәсең. Бәйрәмне тамаша кылучылар төрки халыкларның уен коралларының көй-моңына сокланды, кардәш халыкларның биюләрен, җырларын күзәтеп хозурланды.
Фестивальдә тәкъдим ителгән кул эшләре күргәзмәсе беребезне дә битараф калдырмады. Теләге булган һәммә кеше азәрбайҗан милләте вәкилләре әзерләгән өстәлдәге тәм-томнар белән авыз итте. Ә олы казанда әзерләнгән пылауга исә озын чират тезелде.
Нәүрүз бәйрәме төрки халыкларны берләштерә, уртак көчләрен тоярга мөмкинлек бирә, мәдәниятләрнең матурлыгын, бердәмлеген һәм камиллеген күрсәтә.
Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа