Бөгелмәлеләр кар белән көрәшә
Колея, ботка, кар! Бөгелмәдә бүген шундый күренеш. Социаль челтәрләрдәге Бөгелмә төркемнәре, “Халык контроле” сайты юлларны кардан чистарту мөрәҗәгате белән тулган. Хәтта бөгелмәлеләр Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменә петиция дә язган.
Туган шау-шу аркасында хакимиятнең җаваплы йөзләре, шәһәрне кардан арындыручы “Бөгелмә Сервис” җәмгыяте директоры Рөстәм Шәйдуллин, Торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ) һәм идарәче компанияләрнең җитәкчеләре шәһәребезнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, социаль челтәрләрдәге Бөгелмәнең актив төркемнәренең администраторлары белән очрашу уздырды.
- Бөгелмә үзенчәлекле климат шартларына ия, – дигән сүзләрдән башлап җибәрде очрашуны район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов. – Бүгенге көндә ситуацияне хәл итү өстендә эшләр актив алып барыла.
Бөгелмәне кардан арындыру буенча башкарылган эшләр белән төгәлрәк шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков җиткерде.
- Урамнар категорияләргә бүленә. 1нче категориягә – магистраль, автобус маршруты йөрүче урамнар. Алар Бөгелмәдә – 41әү. 2нче категориягә – күпфатирлы йортлар янындагы юллар. Аларның саны – 37. 3нче категориягә шәхси секторның 211 урамы керә. Барлыгы – 219 километр. Бу елның февраль аенда гына да 80 сантиметрга якын кар яуган. Мартның 12 көнендә 21,3 миллиметр явым-төшем күзәтелгән. Бу инде бер айлык явым-төшем нормасы булып исәпләнә. Шуңа күрә кар чистарту белән шөгыльләнүче оешмаларга бермә-бер авырлыклар тудыра, - дип белдерде ул.
Быелгы кышта 46 көн кар яуган һәм мартның алдагы көннәрендә дә кар көтелә. Шәһәрдән чыгарылган кар өчен махсус ике полигон әзерләнгән. Бүген шуларның берсе инде тулган, карны икенчесенә ташый башлаганнар. “Моның кадәр кар чыгарган юк иде. Бер полигон ачылмаган килеш кала иде”, - дип белдерде Михаил Конков. Кар чыгарылуга карамастан, шәһәрдә аның кимүе әлегә күзәтелми.
Ишегалларында исә бүген өем-өем кар ята. Алар кечкенә түгел, ә өй кадәр зурлыкта. Ишегалдындагы карның чыгарылуы каралмаган икән, шуңа шундый күренешне күзәтергә туры килә. Кар чистартылачагы турында ишегалдындагы йортларга алдан, кешеләрнең машиналарын алып торуын сорап, белдерүләр элеп куела. Ләкин барлык гражданнар да әлеге мөрәҗәгатьне үтәргә ашыкмый икән, шул рәвешле үзләрен генә түгел, ә күршеләрен дә кар ерып йөрергә мәҗбүр итеп калдыра.
- Бу атна эчендә ишегалларын рәткә китерү мәсьәләсен хәл итәргә тырышачакбыз, - дип белдерде Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Ринат Манасыйпов.
Ишегалларында машиналар киртә булса, шәхси секторда кешеләр киртә тудыра. Машиналыга урам чистартылуы кирәк, ә машинасызга киресенчә.
- Кешеләр махсус юл чистартуга киртә тудыра. Шундый каршылыклар белән көн саен очрашырга туры килә. Тракторга борылып чыгып китәргә кала, – дип җиткерде “Бөгелмә Сервис” җәмгыяте директоры Рөстәм Шәйдуллин.
Зар белдермәсәң, кар боткасында утырасың. Шундый нәтиҗәгә килдем брифингтан соң. Кайсы урам кешесеннән зар килеп ирешкән, техника беренче шунда җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа