Бөгелмәлеләр, “Интернетка рәхмәт – 2018” конкурсында катнашыгыз
Хөрмәтле бөгелмәлеләр!
Сезне IV Бөтенроссия “Интернетка рәхмәт – 2018” пенсионерларның компьютер өйрәнүдә шәхси казанышлары конкурсында катнашырга чакырабыз.
Конкурста катнашыр өчен www.azbukainterneta.ru/konkurs сайтында гариза калдырырга кирәк. Шунда ук конкурс эшен – бәйге номинацияләренә бәйле рәвештә эссе һәм фото теркәргә кирәк.
Бәйге номинацияләре:
– gosuslugi.ru порталы: минем тәҗрибәм.
– Минем интернет – казанышларым.
– Интернет – эшмәкәр, интернет – эш бирүче.
– Минем җәмәгать интернетым – инициатива.
Конкурс эшләре 9 октябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бәйге комиссиясе билгелиячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа