Бөгелмәлеләр балык тоту буенча Татарстан турнирында катнаштылар (+ФОТОЛАР)
Күптән түгел бөгелмәлеләр калкавычлы кармак һәм су төбенә салына торган кармак белән балык тоту буенча республикабызның мөселман яшьләре арасында узган Татарстан турнирында катнаштылар. Ярышларда 2014 елда кабул ителгән "Балык тоту спорты" кагыйдәләре буенча һәм андый ярышларны әзерләү, уздыру регламентларына туры китереп оештырылган иде. Азнакай районының Сухояш авылы янындагы буада узган...
Күптән түгел бөгелмәлеләр калкавычлы кармак һәм су төбенә салына торган кармак белән балык тоту буенча республикабызның мөселман яшьләре арасында узган Татарстан турнирында катнаштылар.
Ярышларда 2014 елда кабул ителгән "Балык тоту спорты" кагыйдәләре буенча һәм андый ярышларны әзерләү, уздыру регламентларына туры китереп оештырылган иде.
Азнакай районының Сухояш авылы янындагы буада узган бу мавыктыргыч һәм кызыклы чарада барлыгы 9 район (Азнакай, Балтач, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Саба, Менделеевск, Мөслим, Ютазы) балыкчылары катнашты.
Көрәш гаять киеренке барды. Ахыр чиктә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 нче урында - Ютазы, 2 нче урында - Лениногорск, 3 нче урында Саба командасы. Балтач балыкчылары "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә танылдылар. Бөгелмә егетләре "Тамашачы мәхәббәте" призына ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа