Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәлеләр акробатикада җиңү яулады

Октябрьск шәһәрендә А.Дергунов истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 20 шәһәреннән 300гә якын спортчы катнашты. Бөгелмәлеләр ярышларда призлы урыннарга лаек булды. Пьедесталның икенче баскычына катнаш пар - Даниил Кожеватов һәм Кристина Ларина күтәрелде, алар Россиянең Спорт мастерлары программасы буенча чыгыш ясадылар. Бронза белән бүләкләнүчеләр арасында спорт мастерлары прграммасы буенча...

Октябрьск шәһәрендә А.Дергунов истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Россиянең 20 шәһәреннән 300гә якын спортчы катнашты.

Бөгелмәлеләр ярышларда призлы урыннарга лаек булды. Пьедесталның икенче баскычына катнаш пар - Даниил Кожеватов һәм Кристина Ларина күтәрелде, алар Россиянең Спорт мастерлары программасы буенча чыгыш ясадылар.

Бронза белән бүләкләнүчеләр арасында спорт мастерлары прграммасы буенча чыгыш ясаучы хатын-кызлар өчлеге - Ангелина Кливизаль, Анастасия Иванова һәм Анастасия Филатова, шулай ук, яшь егетләр пары - Роман Бердников белән Данил Тимофеевлар да бар иде.

Ике атнадан соң спортчыларга Татарстан Республикасы данын Екатеренбург шәһәрендә - Идел буе федераль округы беренчелегендә якларга кирәк булачак. Аларга уңышлы старт телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса