Бөгелмәлеләр, ак таяклыларга игътибарлы булыйк
Октябрь уртасында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Бөтенроссия "Ак кул таягы" айлыгы башланды. Айлык кысаларында, Техника йорты каршында "Ак кул таягы" акциясе узды. Чара Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллин урамнары кисешкән урында үтте. Күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр проблемасына багышланган чарада ЮХИДИ хезмәткәрләре, "Бердәм Россия" яшьләр гвардиясе" вәкилләре дә катнашты....
Октябрь уртасында сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Бөтенроссия "Ак кул таягы" айлыгы башланды. Айлык кысаларында, Техника йорты каршында "Ак кул таягы" акциясе узды. Чара Муса Җәлил һәм Газинур Гафиятуллин урамнары кисешкән урында үтте.
Күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр проблемасына багышланган чарада ЮХИДИ хезмәткәрләре, "Бердәм Россия" яшьләр гвардиясе" вәкилләре дә катнашты. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә бүлеге рәисе Артем Пахарев билгеләп үткәнчә, акциянең максаты - шәһәр халкының һәм машина йөртүчеләрнең игътибарын шәһәр буйлап ак кул таягында хәрәкәт итүче кешеләргә юнәлтү.
Яшь гвардиячеләр, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлеге әгъзалары белән берлектә, тагын бер тапкыр машина йөртүчеләргә сукыр җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләрен исләренә төшерде, листовкалар тараттылар. Инвалидларның юлның машиналар йөри торган өлешеннән аркылы чыкканда өстенлеккә хокуклары бар. Транспорт чаралары белән идарә итүчеләрнең күбесе әлеге таләпкә игътибар итмиләр, кайберләре бу турыда белми дә, әмма әлеге битарафлык аларны акламый.
Сукыр җәяүлегә машиналар хәрәкәте көчле булган урында җайлашуы кыен. Шуның өчен дә шәһәрдә тавышлы светофорлар урнаштырыла.
- Бүгенге көндә шәһәрдәге 32 светофорның 11е махсус тавыш сигналлары белән җиһазландырылган. Якын арада Герцен белән Казан һәм Совет белән Воровский урамнары кисешкән урыннарда мондый җайланмалар кую планлаштырыла, - дип сөйләде "Дорсигнал" җәмгыяте җитәкчесе Айрат Мәрданов.
- Начар күрүчеләр проблемасына шәһәр һәм район халкы битараф булмасын иде, - дигән теләк белдерде Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә бүлеге сәркатибе Римма Ишкова.
Бездә Ак таяныч тотканнарга ярдәм кулы сузарга, кайгыртучанлык күрсәтергә ашыгыйк!
Ләйсән Йосыпова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа