Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Бөгелмәлеләр “2017 ел хәйриячесе” исеменә лаек булдылар

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел хәйриячесе-2017" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста 59 хәйриячене бүләкләделәр. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты. Конкурска...

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ел хәйриячесе-2017" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында конкурска нәтиҗә ясалды. Конкурста 59 хәйриячене бүләкләделәр.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Конкурска эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар, кече бизнес предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, физик затлар, хәйриячеләр фонды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары кебек җиде категория буенча нәтиҗә ясалды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Ел хәйриячесе - 2017" конкурсы күркәм гадәткә әверелде. Быел ул 11 нче мәртәбә уздырыла.

Ул хәйриячеләр эшчәнлеген югары бәяләде. "Без һәрвакыт башка кешеләр өчен мәрхәмәтле эшләр башкарганнарга рәхмәт белдерергә тиеш. Мин барлык хәйриячеләргә, ветераннарга һәм дини конфессияләр вәкилләренә рәхмәтемне җиткерәм. Билгеле инде, безнең өчен үз балаларына гына түгел, тәрбиягә алган балаларына да күңел назын кызганмаган гаиләләр үрнәк булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты республиканың эре предприятиеләреннән булган даими хәйриячеләрне һәм "Хәйрияче граждан" номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацион үзәге өченче тапкыр "Коммерцияле булмаган оешма" номинациясендә "2017 ел хәйриячесе" исеменә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса