Бөгелмәлеләр – “100 лидер – Татарстан киләчәге” бәйгесендә җиңүчеләр арасында.
Бәйгедә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 250 катнашучы теркәлгән.
Казанда “100 лидер - Татарстан киләчәге” республика бәйгесе тәмамланды. Финалга чыккан 19 команданың җидесе иң яхшысы дип табылды, алар арасында бөгелмәлеләр дә бар.
IT-категориядә җиңгән, I remember проекты авторы, ТР Электропрофсоюзының техник хезмәт инспекторы, Татарстан предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Союзы рәисе урынбасары Михаил Мельников зиратта каберлекләр эзләү буенча үз кушымтасы турында сөйләде.
“Без кешеләргә, дөньяның кайсы почмагында булуга карамастан, зиратта адашмаска мөмкинлек бирәбез. 2012 елда әлеге идеяне миңа җитәкчем әйтте, чөнки ул вакытта мондый хезмәт күрсәтү начар иде. Хәзер цифрлаштыру процессы бара, шулай да без бу проблемага икенче яктан килергә булдык. Без мобиль сервислар һәм кушымталарны, бердәм мобиль база булдыру мөмкинлеген биреп, кулланабыз», - дип аңлатты М. Мельников.
Кушымта кешеләргә зиратта югалып калмаска һәм туганының каберен җиңел генә табарга ярдәм итәчәк. Бер тапкыр ноктаны билгеләп, аннан соң навигатор кулланган кебек кирәкле кабер янына барып чыгарга була. Моннан тыш, кулланучыларга push-уведомление аша истәлекле даталар килеп торачак (туганнарының туган яки үлгән көннәре).
Җиңүчеләр арасында - Бөгелмә эшмәкәре, БИТРУ веб-студиясе җитәкчесе Рамил Вәлиуллин.
“Бәйгедә катнашу минем өчен кызыклы тәҗрибә булды, танышларым артты. Мин һәрвакыт үсәргә, укырга, яңалыкка омтылам. Без кыска вакыт эчендә бик кирәкле белем алдык. Михаил Федоренко ярдәме белән мин тормышка һәм эшкә фикеремне үзгәртеп, гел башка күзлектән карый башладым”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Рамил Вәлиуллин.
Остазлар, спикерлар һәм конкурста катнашучыларның барысы да Рәхмәт хатлары һәм Дипломнар белән бүләкләнде. Барлык конкурсантлар да үз көндәшләренең җиңүләренә чын күңелдән шатландылар.
Әлфия ХАФИЗОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа